Барлык яңалыклар
Акцияләр
19 июнь 2019, 12:14

Исерек килеш мотоциклда

«Мотоцикл» операциясе барышында район дәүләт автоинспекторлары 9 кагыйдә бозучыны тоткан.

- Кызганычка каршы, барлык водительләр дә законны үтәми. Бер атна эчендә генә район үзәгендә транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган ике, мотошлемсыз - өч, страховкасыз - өч, исерек килеш - бер мотоциклда йөрүче эләкте, - дип хәбәр итте ЮХХДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Айдар Сәфәргалиев.
Исегезгә төшерәбез, ике тәгәрмәчле транспортта таныклыксыз йөргән өчен 5 -15 мең сум штраф яный. Йөртү танык-лыксыз балигъ булмаган водительнең ата-анасына 30 мең сум штраф салынырга мөмкин.Ә мотоциклны штрафлы туктап тору урынына алып китәчәкләр.
Читайте нас: