Үткән якшәмбе якташыбыз, ХМАО - Югра җәмәгать палатасы әгъзасы Мидхәт Хәсәнов, Дүртөйле, Кешәнне, Талбазы авылларында, Стәрлетамак шәһәрендә яшәүчеләр белән экологик акция үткәрде. Ике дистәгә якын волонтер башта Кешәнне һәм Кәлчер-Буран авыллары арасындагы урман полосасы территориясен тазартты, аннары өч еллык 200 эрбет үсентеләрен утыртты. Балалар яшь агачларга рәхәтләнеп су сипте. Бу авылларда урнашкан өч күлгә маймычлар һәм эре балык җибәрделәр. Мидхәт Равил улы Радужный шәһәренең «Себер мәрсин балыгын саклыйбыз» проектының башлангычында тора. Күптән түгел «Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән. Ул табигатьне саклау, пенсионерларга, инвалидларга ярдәм итүне бүләк өчен эшләми, әлбәттә. Сулыкларга балык җибәрә, гөмбә, җиләкләр утырта. «Табигатькә һәркем ярдәм итә ала», - дип исәпли эколог. Бу дөрес тә.