Барлык яңалыклар
Акцияләр
11 июль 2019, 16:02

Балаларга ярдәм итик!

Республикада 1 июльдән алып 31 августка кадәр „Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе үткәрелә. Аның максаты - авыр тормыш хәлендә калган гаиләдәге балаларга яңа уку елына мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итү.

Ике ай дәвамында инвалид, ятим, ата-ана тәрбиясеннән калган балалар, күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләдәге балаларга гуманитар ярдәм җыелачак. Яңа канцелярия товарлары, язу кирәк-яраклары, дәфтәрләр, балалар иҗаты өчен җыелмалар кабул ителә. Портфельләр, мәктәп формасы, китаплар яхшы торышта яки яңа булырга тиеш.
Гуманитар ярдәм районның „Гаилә” бүлегендә Талбазы авылы, Ленин урамы, 86 (1 кат, уң як) көн саен 9-17 сәгатьләрдә (сишәмбе, пәнҗешәмбе 19 сәгатькә кадәр) адресы буенча кабул ителә. Тел. 2-18-42.
Бүлек мөдире
вазифасын башкаручы
А.АБДУЛЛИНА.
Читайте нас в