Барлык яңалыклар
Акцияләр
15 август 2019, 01:33

Бүләккә - "Артек”ка юллама

Башкортстан яшләрен “Русия – минем горурлык” конкурсында ктнашырга чакырабыз.

Ел саен анда Русиянең барлык төбәкләреннән меңгә якын яшь кеше катнаша. Конкурста 11-18 яшьлек мәктәп укучылары “Фотография”, “Рәсем”, “Видеоролик”, “Социаль плакат”, “Сочинение”, “Әдәби иҗат”, “Журналистика” формасындагы эшләрен тәкъдим итә ала. 2019 елгы конкурсның номинацияләрнең берсе “Гомер саклаучы кешеләр”темасы. Медицина хезмәткәрләренең көндәлек эшен,сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсе белгечләренең казанышларын чагылдырган эшләрне дә тапшырырга мөмкин. Гаризалар 2019 елның 27 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм теркәлү формасы оештыручының – Балалар һәм яшьләр эше буенча төбәкара үзәк –сайтында табарга мөмкин. Призерларны “Орленок”, “Океан”, “Смена” Бөтенрусия балалар үзәкләре һәм “Артек” Халыкара балалар үзәгенә юлламалар белән бүләкләячәкләр.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: