Барлык яңалыклар
Акцияләр
17 сентябрь 2019, 14:04

Башкорт гимназиясе укучылары “Горурланабыз.Хәтерлибез. Хөрмәт итәбез.” Республика акциясенә кушылды

Алар локаль сугышларда башын салган авыргазылылар истәлегенә куелган һәйкәл-стеланың тирә-ягын төзекләндерде

Гимназиядә укучы яшьармиячеләр һәм волонтерлар “Горурланабыз.Хәтерлибез. Хөрмәт итәбез.” Республика акциясенә кушылды. Ул яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләү, тарихи кыйммәтләрне саклау максытында оештырылды. Укучылар һәйкәл-стеланың тирә-ягында чүпләрне җыйды, бордюрларны агартты. Алар талбазылыларны без тыныч тормышта яшәү өчен башларын салган кешеләр истәлегенә куелган һәйкәлне чүпләмәскә чакыра.
- Балалар тырышып эшләде, алар илебез чын батырларын онытмас, һәйкәл янында тәртип урнаштыруга үз өлешләрен кертер дип ышанам, -ди Яшьармиянең урындагы штабы начальнигы, башкорт гимназиясенең тормыш хәвефсезлеге дәресләре укытучысы Ирек Әмирханов.
https://aurgazy.bashkortostan.ru/presscenter/news/224007/
Читайте нас: