Барлык яңалыклар
Акцияләр
8 октябрь 2019, 12:41

Башкортстанда “Берсүзсез” социаль акциясе башланды

7 -13 октябрьдә Башкортстанда “Берсүзсез” дип исемләнгән социаль кампаниясе эшли.

Дәүләт автоинспексиясе мәгълүматларына караганда, бу проект юлда килеп чыккан мәсьәләләрне һәм хәвефне булдырмау максатында оештырыла. Балалар, яшүсмерләр, яшьләр белән җәяүлеләр һәм водителләрнең юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр, дәресләр үтәчәк. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә заман яшьләренә аңлаешлы челенжлар һәм башка интернет-чаралар үтәчәк.
Проект чикләрендә автомәктәпләрдә, автомобильләрне заправкалау станцияләрендә, сәүдә үзәкләрендә, паркларда, җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыннарында мәгълүмат- белем бирү чаралары үткәрү планлаштырылган.
«Башинформ»,
Читайте нас: