Барлык яңалыклар
Акцияләр
7 февраль 2020, 12:00

«Җиңүчеләр оныкчыклары-2020»

„Русиянең үлемсез полкы“ хәрәкәте мәктәп укучылары арасында шундый исем астында тикшеренү эшләре бәйгесен башлап җибәрде.

Анда Русия укучылары гына түгел, якын һәм ерак чит илләрдән 11-18 яшьлек балалар да катнаша ала. Моның өчен www.pravnuki-pobediteley.ru сайтында теркәлергә кирәк. Проектның төп тезисы „Гаилә тарихыннан - ил тарихына“.
Конкурс ярдәмендә илебездәге бөтен мәктәп укучылары үз гаиләсенең фронт тарихын яхшырак белә һәм архив материаллары белән эшләргә өйрәнә, шулай ук Бөек Ватан сугышын үткән туганнарының, полкташларының балалары белән таныша алалар. Ул балаларга һәм аларның ата-аналарына үткәннәрне бергәләп искә алырга һәм ата-бабалары яшәгән авыр елларны онытмаска ярдәм итә.
Катнашучыларга 15 мартка кадәр Бөек Ватан сугышы ветеранының хезмәт яки хәрби юлын өйрәнергә һәм тәкъдим ителгән мәсьәләләр буенча инша язарга кирәк булачак. Моның өчен бәйгедә катнашучылар Русия Оборона министрлыгының ачык архивларын, сугыш чорындагы гәзит-журналларны, шулай ук гаиләдә сакланган хатларны, документларны, фотографияләрне өйрәнергә тиешләр. Җиңүчеләр Мәскәүгә чакырылачак һәм 9 Майда Кызыл мәйданда „Үлемсез полк“ та йөриячәк. Үткән елда бәйгедә Русиянең төрле төбәгеннән 10 меңгә якын бала катнашкан.
Исегезгә төшерәбез, „Русиянең үлемсез полкы“ Гомумрусия җәмәгать гражданнар-патриотик хәрәкәте 2015 елның 30 сентябрендә оештырылды. Аның бурычы - Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыгын мәңгеләштерү, халыкның каһарманлыгы турындагы хатерне саклау, батыр ата-бабаларыбызның тәҗрибәсен өйрәнү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү.
„Башинформ“.
Читайте нас: