Барлык яңалыклар
Акцияләр
6 Май 2020, 19:00

27 миллион төп агач утыртылачак...

Бөек Ватан сугышында безнең ил 27 миллион кешесен югалткан. Аларның истәлегенә агач утырту акциясе старт алды.

Башкортстанда “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе киң җәелдерелә. Җиңүне якынайткан туганнарына һәм якыннарына тере һәйкәл булдыру өчен гаиләләр ил буенча агач утырта. 27 миллион һәлак булучының һәрберсе истәлегенә барлыгы 27 миллион төп агач утыртылачак. “Хәтер бакчасы” булдыру теләге Башкортстан халкында да бар. Үз каһарманнары истәлегенә агачны йорт-ихатадан чыкмыйча гына утыртырга мөмкин. Шәхси йортта яки хәзерге вакытта бакча йортларында яшәүчеләр агач утырта ала, арытаба социаль челтәрләрдә #СадПамятиДом хештегы белән акцияне билгеләргә кирәк. Шулай ук садпамяти 2020.рф сайтында үз агачын интерактив картага кертергә мөмкин. Ә фатирда яшәүчеләргә нишләргә? Соңрак утыртачак агачны кәгазьгә төшерегез, поделка, аппликация ясагыз, "тере агачны" акциядә кемгә багышлавыгыз турында сөйләгез, һәм социаль челтәрләрдә #СадПамятиДом хештегы белән фоторәсемнәр урнаштырырга онытмагыз. Әлеге акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Сез дә бу матур, шул ук вакытта зур мәгънәгә ия булган акциягә кушылыгыз.
Читайте нас: