Барлык яңалыклар
Акцияләр
6 Май 2020, 12:00

Акциягә кушылыгыз!

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте "Җиңү кайтавазы" хәтер чарасы-бәйгесен игълан итә.

Бәйгенең нигезләмәсе түбәндәгечә.
Сугышта катнашкан бабаларыгыз, туганнарыгыз, якыннарыгыз хакындагы истәлекне киләчәк буыннарга калдыруга Сез дә өлеш кертә аласыз.
Бу чара өч юнәлештә үткәреләчәк: 1. «Өчпочмаклы солдат хатлары». Яу кырларыннан язылган солдат хатларын барлау, хатны уку, хат белән бәйле вакыйганы сөйләү, хатны язучы яугир турында хәтирәләр белән бүлешү. 2. «Бабам медале». Сугышта катнашкан туганнарыгызның медаль-орденнары турында сөйләү. 3. «Тыл хатирәләре». Тылда фидакарь хезмәт күрсәткән кешеләрнең (әби-бабаларыгыз, туганнарыгыз, күршеләрегез, авылдашларыгыз һәм башкаларның) истәлекләре. Сугыш чоры балаларының истәлекләре.
Видеолар YouTube каналына урнаштырыла һәм ахырда видеофильм итеп бергә тупланачак.
Нәтиҗәләр 2020 нче елның ноябрь аенда ясалачак. Әлеге бәйгедә катнашу өчен, видео төшереп, социаль челтәрләрдә #Өчпочмаклысолдатхатлары #бабаммедале #тылхатирәләре #нкатрб хештеглары белән урынаштырырга яисә [email protected] электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Читайте нас: