Барлык яңалыклар
Акцияләр
6 Май 2020, 10:30

Башкортостан “Җиңүчеләр тормышының 75 кагыйдәсе” Бөтенрусия фотопроектына кушылды

Республикада Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Гомумрусия халык фронты һәм Роспотриотцентр оештырган “Җиңүчеләр тормышының 75 кагыйдәсе” дип исемләнгән бөтенрусия фотопроекты старт алды.

Ветераннарның фотоларын һәм аларның әйткән сүзләрен Уфа, Стәрлетамак, Бәләбәй шәһәрләрендәге видеоэкраннарда һәм билбордларда күрергә мөмкин булачак. Проект безгә 280нән артык ветеранның тормышы, казанышлары, озак яшәү һәм бәхетле булу серләре , туган илне яратулары турында сөйләячәк. Анда Ильгизар Хайров, Николай Сычев, Кашшаф Сәмигуллин һәм Габдәүф Гәрәев катнашкан. Менә Кашшаф Сәмигуллин безгә нинди киңәшләрен бирә: ”Укы, беркайчан да эчмә, тартма, һәрвакыт кеше булып кал”. Ул әтисенең бу сүзләрен Ржев шәһәре өчен көрәшкән вакытта да, яраланып госпитальдә ятканда да, тыныч тормышта да хәтереннән чыгармый.
https://vk.com/away.php?to=https%3A%2F%2Fmgazeta.com%2Fnews%2Fbashkiriya-prisoedinilas-k-vserossiyskomu-fotoproektu-75-pravil-zhizni-pobediteley-&post=-34533585_49848
Читайте нас: