Барлык яңалыклар
Акцияләр
8 июнь 2020, 19:00

Гаиләм - минем терәгем

Республикада "Шәҗәрә бәйрәме" Республика халык бәйрәме кысаларында "Гаиләм - минем терәгем" Республика халык иҗаты конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Конкурста гаилә һәм гаилә-туганлык коллективлары катнаша ала. Катнашу өчен чыгышның 10 минуттан артык булмаган видеопрограммасын әзерләргә кирәк, ул үз эченә театральләштерелгән тамаша формасындагы визит карточкасы (2 минуттан артык түгел); «Гаилә тантанасы» гаилә династиясе традицияләре һәм гореф-гадәтләре нигезендә театральләштерелгән миниатюра (2 минутка кадәр); «Бишек җыры» гаилә традицион бишек җыры (2 минуттан артык түгел); «Йолдызлы гаилә» сәнгать жанрындагы гаилә концерт номеры (3 минутка кадәр).
Видеоматериалларны #семьямоякрепостьбашкортстан хэштегы астында социаль челтәрләрдә урнаштырырга, шулай ук заявка тутырырга һәм оештыру комитетының электрон адресына җибәрергә кирәк [email protected] тулырак мәгълүмат 8(347)289-65-50 телефоны буенча.
Конкурс 2020 елның 20 августына кадәр дәвам итәчәк. Проектны оештыручылар-Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге.
Кыяр үләне (бурачник)
Берьеллык үлән, биеклеге 30-60 сантиметр, яфраклары сырлы.
Бу үлән яфрагыннан кыяр тәме килә. Аны еш кына тәмләткеч итеп файдаланалар. Күбрәк яңа кисеп алынган килеш кулланыла. Киптереп куелганы да кулинариядә очраштыра. Яшь яфракларын чәйгә дә кушып кайнаталар.
Кыяр үләнендә файдалы матдәләр, аеруча С витамины күп. Ул йөрәк авыруларын, неврозны дәвалаганда кулланыла. Аны катнаштырып чәй эчү йокысызлыктан интегүчеләргә файдалы. Эчне йомшарту һәм сыеклык кудыру өчен дә файдасы зур, тән кызуын киметүдә, ревматизмны бетерүгә дә ярдәм итә. Шешенгәндә, бавыр ялкынсынганда, ревматик авырулар көчәйгәндә кулланыла.
Бер стакан кайнар суга ике аш кашыгы төелгән үлән салып 5 сәгать тоталар, көненә 5-6 тапкыр эчәләр.
Тулырак: https://vk.com/doc154087909_552211253?hash=db0b04a1122d23bbf8&dl=e9e6bac6fe9934b52e
Читайте нас: