Барлык яңалыклар
Акцияләр
9 июнь 2020, 21:15

Башкорт телен өйрәнүгә яңача караш

18 июньдә “Торатау" Конгресс-холлында башкорт телен популярлаштыру буенча проектлар презентациясе үтәчәк.

18 июньдә 19:00 сәгатьтә “Торатау" Конгресс-холлында үтәчәк “Башкорт теле: яңа караш. Башкирский язык: новый взгляд” чарасы кысаларында башкорт телен популярлаштыру буенча проектлар презентациясе тәкъдим ителәчәк. Чара онлайн форматта узачак: короновирус пандемиясе шартларында барлык теләүчеләрне бер мәйданчыкта җыеп булмый. Проект авторлары һәм аны эшләүчеләр турыдан-туры катнашачак, ә киң аудиториягә БСТ телеканалы эфирында һәм социаль челтәрләрдә турыдан-туры трансляция оештырылачак. Чара барышында катнашучыларга башкорт телен өйрәнү өчен видео-дәресләр һәм мобиль кушымталар, ВКонтакте һәм iTunes беренче башкорт подкастлары, “Асылташ” яшьләр бренды һәм башкалар турында сөйләячәкләр. Аны Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды оештыра.
Читайте нас: