Барлык яңалыклар
Акцияләр
17 декабрь 2020, 23:09

Кошларга кышның салкыны куркыныч түгел

Трәпә авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре «Кояшкай» балалар бакчасы балалары белән «Кышын кошларны каршы ал!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.

Балаларга бездә нинди кошларның кышлатуы, кошларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге, кул астындагы материалдан: картон тартма, пластик шешәләр, майонез чиләкләреннән җимлекләрне ничек әзерләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Кошларга салкын гына түгел, аларга кышын азык табу да кыен. Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар табышмакларга җавап эзләделәр, «кошлар өчен сый» конкурсында катнаштылар һәм кошлар өчен җимлекләр элделәр. Балаларга җимлекләр элү бик ошады. Алар кошларны күзәтәчәкләр һәм аларны ашатачаклар, дип вәгъдә иттеләр.
Читайте нас: