Барлык яңалыклар
Акцияләр
30 декабрь 2020, 13:20

Яңа ел бүләкләре

Һәркем үзен тылсымчы итеп хис итә ала

Башкортстандагы җиде меңнән артык бала “Яңа ел - һәр йортка” акциясе буенча бүләкләр алды.
Бердәм Русия акциясе нигезендә ирекмәннәр республиканың барлык балалар йортларындагы, интернатлардагы, медицина оешмаларындагы, авыр тормыш хәлендәге балаларны котлый.
Төбәктәге җиде меңнән артык бала бүләген алган да инде. Аларның 4366 сы – авыр тормыш хәленә тарыганнар. Кыш бабай һәм Карсылу ролен 400дән артык ирекмән үтәгән.
Башкортостандагы акция оешмалары планында тагы ковид-госпитальләрдә эшләгән медицина хезмәткәрләренең биш меңнән артык баласын тәбрикләү.
"Без Кыш бабайлардан һәм Карсылулардан торган зур команда бенән барлык көчебезне һәр йортҡа бәйрәм керүен, бүләкне һәркемнең алуын, балаларның могҗизага ышануын телибез. Бигрәк тә әз тәэмин ителгән гаиләләрдән бүләк алмаган ата-аналарны новыйгод.мывместе2020.рф. сайтында заявка калдырырга чакырабыз", – дип белдерде проект кураторы һәм “Яңа ел - һәр йортка” Бөтен Русия акциясе мәрхәмәтлек фонды директоры Гөлнара Хәмиева.
Һәркем dobro.ru сайтында теркәлеп, үзен тылсымчы итеп хис итә һәм ирекмәннәр рәтен тулыландыра ала.
“Яңы ел - һәр йортка” Русия акциясе “Теләктәр чыршысы”, #Рәхмәт2020 челленджын, #ШыршыАрт. Һәр ихатада бәйрәм” һәм башка махсус котлаулар форматларын үз эченә ала.
Чыганак: https://bash.rbsmi.ru/articles/sotsial-m-s-l/Balalar-a--Ya-i-yil-b-l-kt-re-614649/
Фото: "Бәйләнештә".
Читайте нас: