Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 декабрь 2018, 14:17

Яшәү бәхете - намуслы хезмәт

Хәлил Әминев „Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен”билгесенә лаек булды.

„Дружба” авыл хуҗалыгы кооперативында аграр сәнәгатьнең бөтен юнәлеше дә уңышлы үсеш ала. Елдан-ел югары казанышларга ирешүләренә һәм алдынгы эшчәннәрнең күпчелеге монда булуына гаҗәпләнерлек түгел.
Хәлил Рәшит улын туган авылында гына түгел, тирә-якта да эш сөючән, ярдәмчел кеше, яхшы белгеч буларак беләләр.
Егет яшьтән ук эшкә өйрәнеп үсә. Малай чактан әтисе янында бөтерелә. Рәшит абый күренекле комбайнчы, чөгендер үстерүче була. Шуңа күрә улы да язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйли. Первомайский урта һөнәрчелек-техник училищесында белем ала. Бу уку йорты авылларыннан егерме чакрымда гына урнашкан. Киң профильле механизатор һөнәрен сайлап, ул ялгышмый.
Хәрби хезмәтен Белоруссиядә ПВО гаскәрләрендә үтә. Хезмәт юлын туган колхозында башлый. Башта чылбырлы ДТ-75 тракторында, соңрак Т-4 „Алтай”да эшли.
Җир сөрә, чәчә, тырмалый... Ике меңенче еллар башыннан алып бүгенге көнгә кадәр Т-70С тракторы белән чөгендер үстерә. Аңа тагын чит илдә җитештерелгән көчле „Бюллер” тракторы (аңарда механизатор җир эшкәртә) һәм быел сатып алынган заманча „РОПА” чөгендер җыю комбайны беркетелгән.
- Заманча техникада эшләү өчен хезмәткәр грамоталы, югары квалификацияле булырга тиеш, - ди механизатор. Мәсәлән, оста белгеч бер-ике заманча комбайн ярдәмендә хуҗалыкның барлык уңышын җыеп алала. Техниканы кадерләп, саклап кулланырга кирәк.
„Бюллер” гигант тракторында йөзләгән гектар җир туңга сөрелгән, дистәләгән мең тонна чөгендер җыеп алынган. Авыл хуҗалыгы эшчәненең туган хуҗалыгы басуларындагы тырыш хезмәте берничә тапкыр авыл хуҗалыгы кооперативы һәм район җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән. Ул Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына да лаек булган. „Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен” билгесе белән бүләкләнгән.
Хәлил Рәшит улы Альбина Наил кызы белән иркен кирпеч йортта яшиләр. Тормыш иптәше Сәмән урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Альмира Санкт-Петербург медицина институтын тәмамлаган, Дамир Уфада Эчке эшләр министрлыгы институтында укый. Балалары әтиләре сукмагыннан китмәсә дә, нәсел башлыкларының күпьеллык тырыш хезмәте бу гаиләгә икмәк үстерүчеләр дигән горур исемне йөртү хокукын бирә.
Читайте нас: