Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 декабрь 2018, 13:17

Ләкәнде фермерларын нәрсә борчый?

Башкортстан малтабарлары Бөтендөнья сәүдә базарына чыга алырмы?

Русиянең аграр экспорт күләмен арттыра баруында АКШ халкы үзенә зур куркыныч янавын тойган. Бу юлы аларны хәрби сәясәт түгел, ә авыл хуҗалыгының Бөтендөнья сәүдә базарындагы өлеше артуы шөбһәгә салган. Мондый хәл бигрәк тә АКШ фермерларын борчый. Чөнки әлегә кадәр дәүләттән зур ярдәм алу исәбенә иркен яшәгән фермерларны Русия крестьяннары базардан “кысрыклый” башлаган. Билгеле, монда бернинди сәясәт тә юк. Сәүдә базарында һәрвакыт ихтыяҗ белән тәкъдим өстенлек итте. Әгәр АКШ фермерлары элекке биеклекләрен югалта икән, димәк, сәүдә базарындагы “уенчы”лар көндәшлек, сыйфат мәсьәләләренә игътибар итә башлаган дигән сүз. Әйткәндәй, федераль министрлык тәкъдим иткән “АПК продукциясе экспорты” проекты буенча, 2024 елга экспорт күләме, әлегедән ике тапкырдан күбрәккә артып, 4,5 миллиард долларга җитәргә тиеш.


Максатка ирешүдә ил Хөкүмәте, тармакны техник коралландырудан тыш, органик һәм экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүгә өстенлек бирергә тиеш. Бер ай элек узган Хөкүмәт утырышында Премьер-министр Дмитрий Медведев, тиешле органнарга күрсәтмә биреп, басудан сәүдә ноктасына кадәр тәкъдим ителгән барлык продукция сыйфатына контрольне көчәйтүне таләп итте. Кызганычка каршы, экспорт күләме игенчелек культуралары исәбенә генә түгел, ә башка тармакларда җитештерүне һәм бер үк вакытта сыйфатны яхшыртуга, арттыруга да бәйле. Ничек кенә булмасын, әлегә терлекчелек продукцияләре сыйфаты белән мактанып булмый. Экспортка түгел, илнең эчке сәүдә базарында да бу мәсьәләдә тәртип урнаштырасы бар. Октябрь ахырында, әйтик, федераль ведомство башлыгы Дмитрий Патрушев ил күләмендә сөт базарында контрольлек итүче органнар тарафыннан зур тикшерү үткәрелүе турында хәбәр иткән иде. Әлеге чарада беренче тапкыр “Россельхознадзор”, “Роспотребнадзор” һәм “Роскачество” ведомстволары берлектә сәүдәгә нинди сыйфатта сөт һәм сөт продукцияләре тәкъдим ителүен тикшерде”. Тикшерү барышында сатудагы сөт продукцияләренең 20-62 процентының кабул ителгән гомум таләпләргә туры килмәве ачыкланды, — диде министр. — Аерым әйткәндә, сөтнең — 20, майның — 36, эремчекнең 62 проценты дигән сүз бу. Шул ук вакытта, әлеге продукцияләрнең 8-12 проценты — фальсификат, ягъни компонентларда күрсәтелгән сөт мае үсемлек маена алыштырылган”.


Әлеге хәлне аграр бизнестагы проблемалар дип кабул итәргә дә мөмкин булыр иде. Әмма соңгы елларда илебездә авыл хуҗалыгы җитештерүендә фермерларның роле үсүен дә исәпкә алырга кирәк. Чөнки экспорт күләмен арттыруда эре аграр бизнес янәшәсендә хуҗалык итүнең әлеге кече фирмалары өлеше дә үсә. Якын киләчәктә сыйфатлы, органик продукция җитештерүдә, ихтимал, “төп йөк”не дә алар тартачак. Әмма бүген фермер хуҗалыклары нинди проблемалар белән яши соң? Авыргазы районындагы төпкелдә урнашкан фермер хуҗалыгына шундый сораулар белән юлландык.


Башкортстанда фермерлар хәрәкәте “икенче сулыш” алды. Бу әлеге кате¬гориядәге хуҗалыкларга дәүләт программалары кысаларында зур ярдәм күр¬сәтелүе белән генә аңла¬тыл¬мый, әлбәттә. Авыл халкы, ниһаять, кайчандыр таралган колхозларның тер¬гезелүен көтеп ятмыйча, үзләре акча эшләп табу юл¬ларын өйрәнә башлады. “Озын акча” эзләп Себер киңлек¬ләрен үзләштерергә китәсе кешеләр дә китеп бетте кебек инде. Дөрес, әлегә бу хәл республика өчен зур проблема. Рәсми чыганакларга караганда, быел ел башыннан респуб-ликаның башка төбәкләренә күченеп китүчеләр санының 100 мең кешедән артып китүе дә уйланырга мәҗбүр итә. Авылларның таралуы эшсезлек, демография, социаль мәсьәләләр¬нең озак хәл ителүе — һәммәсе дә Хөкүмәт дәрәҗәсендә мәгъ-лүм һәм алар буенча тә-гаен чаралар тормышка ашырыла да. Шул ук вакытта, авылда калучы эш көчендәге ир-егетләр арасында башта — шәхси ихата эчендә, аннары фермер хуҗалыгы оештырып, үз эшләрен башлаучыларның елдан-ел арта баруы куандыра. Хуҗалык итүнең элек¬кечә күмәк¬лек алымын кайтарып булмый, әлбәттә. Әмма бүген авыл малтабарларын берләштерүче уртак максатлар да бар. Анысы — кооперациягә ке¬рү, һәркемнең тигез хокуклары сакланган кооперативларга берләшү.

Тармак министрлыгы мәгълүматлары буенча, 1995 елда республикада 3622 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә иде. Быел аларның саны 6,5 меңнән артты.

— Соңгы елларда без кече бизнес белән шөгыль-ләнүче граждан¬нарның үз инициативалары нигезен-дә берләшүенә, аларның берлектәге керемле проектларны тормышка ашыру максаты белән коопера-циягә керүләренә өстенлек-ле булышлык итәбез. Бу чара авылда кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр санын арттырырга булышлык итә. Әйтергә кирәк, аларның күбесе мөстә¬кыйль фермер хуҗалыгы оештырды. 2012 елдан гамәлгә кергән “Гаилә терлекчелек фермалары” һәм “Үз эшен башлаучы фермер” программалары кысаларында тулай аграр җитештерүдә фермерлар өлеше үсү дәвам итә һәм ул 11 процентка җитте. Мондый динамика дәвам итә һәм якын киләчәктә алар¬ның эре аграр пред-приятиеләргә караганда югарырак күрсәткечкә ире¬шүен фаразлыйбыз, — ди республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Белешмә. Русия Федерациясе рейтингында тулай аграр продукция җи¬теш¬терү күләме буенча Башкортстан фермерлары — 11нче, федераль ок-руг¬тагы 14 төбәк арасында 4нче урында.

2012-18 елларда республикада 600гә якын фермер хуҗа-лыгы телгә алынган программа кысаларында дәүләт ярдәме алды. Аларга, гомум алганда, 1,2 миллиард сум күлә¬мендә акча бирелде. Фәкать шу-шы программада каралган чараларны тормышка ашырудан 1,5 меңнән күб¬рәк яңа эш урыны булдырылды.

Авыргазы районының Югары Ләкәнде авылындагы агалы-энеле Рәфил һәм Рәсил Габидуллин¬нарның фермер хуҗалыклары “яше” буенча иң өлкән¬нәрдән исәпләнә. Салават исемендәге колхоз бөлген-леккә төшеп таратылгач, булдыклы егетләр, җир алып, үз эшләрен оештырырга карар итә. 1992 елда була бу хәл. Башта өлкәне Рәфил “Кузьелга” фермер хуҗалыгын кора. 1997 елда аның энесе Рәсил “Таллык” фермер хуҗалыгын оештыра. 2009 елда алар аны үзаллы ике КФХ-шәхси пред-приятие статусына үзгәртә.

— Мәсьәлә статус үзгә-рүдә түгел. Салым, субсидия һәм башка проблемаларга кагылышлы ташламалар да аз түгел бит. Иң мөһиме — җиребез бар һәм ул җир керем бирә. Халыкны эшле итә. Техника, ни¬гездә, абый карамагында, аның исемендә. Биш тракторчыбыз бар, аннан башкалары ялланып, киле¬шү нигезендә эшли, — ди Рә-сил Гыйльметдин улы.

Абыйсы Рәфилне очрата алмадык, сәүдә эшләре белән сәфәрдә иде. Әмма Рәсил агасы хуҗа булган шәхси предприятие эшчән¬леге турында да яхшы хә-бәрдар. Керем кесәләре аерым булса да, эшләре уртак бит.

Габидуллиннар җир кадерен белә. Аңа табыш бирүче итеп кенә түгел, ә авылның яшәү чыганагы буларак та карыйлар. Быел арпа, карабодай, тритикале яхшы уңыш биргән. 100 гектарда көнбагыш, 120 гектарда шикәр чөгендере үстергәннәр. Соңгыла¬ры-ның кереме дә элекке еллардан күбрәк булуына куана фермерлар.

—Үзебезнең гаиләне туйдырырга, бала-чага чыгымнарына, бәлки, артык тырышмыйча эшләгәнебез дә җитәр иде. Авыл халкы бар бит. Колхоз таралгач, халык ышаныч белән безгә карый. Аларның да матур итеп яшисе, дөнья көтәсе килә. Авыл мәшәкатьләре беркайчан да кимемәс кебек. Мин — фермер, үз эшем дә баштан ашкан, дип, ихатада бикләнеп яшәп булмый, әлбәттә. Зур булмаса да, җир мәйданы¬на хуҗа булганбыз икән, кеше¬ләр алдында социаль җа¬ваплылык тойгысын да онытырга ярамый. Пай җир¬ләре өчен икешәр центнер түләүсез ашлык өләштек. Салам өчен дә акча алганыбыз юк. Печән җитәр¬лек... Мин авылда йортлар санының йөзгә якынлашкан чакларын да яхшы хәтер¬лим. Хәзер утыздан арта микән? Зур-зур көтүләр кайта иде. Хәзер шәхси ихаталарда маллар саны ун¬бишкә дә җитми. Элекке колхозлар кире кайтмас. Әмма бүген авылда яшәү-челәр һаман да үткәннәрне юксыну белән “картая”. Мин шуңа борчылам. Яшьләрне дә Себер якларыннан кире кайтарып булыр иде. Эш юк, диләр. Ә кем оештырырга, әзерләргә тиеш соң ул эшне? Үз эшен бер баш дуңгыз, яки сарык асраудан, үз бакчасында яшелчә үстерүдән башлаучы фермерлар бар. Эшләргә теләк белдерүчеләргә хөкүмәт ярдәме дә бар, югыйсә. Авыр булса да дөресен әйтергә кирәк: халык эшлә-мәскә өйрәнеп бара...

Рәсил Габидуллинның әлеге фәлсәфи фикер¬ләрендә дөреслек бар. Республика Хөкүмәте, илдә беренчеләрдән булып, шәхси башлангычларга нигезләнгән авылдагы керемле кече бизнес үсешен төрле чаралар ярдәмендә дәртләндерү программаларын тормышка ашыра башлады. Әмма әлегә мондый башлангычларның еш кына югарыдагы әмер буенча оештырылуы да сер түгел.

Габидуллиннар, “Гаилә терлекчелек фермасы” республика программасында катнашып, 2,4 миллион сумлык грантка ия булган. 40 баш яхшы токымлы тана да, терлекчелек җиһаз-лары, корылмалары сатып алынган ул акчага.

— Районда маллары бетерелеп, ташландык хәлдә калган фермалар күп иде. Югары Ләкәнде авылындагысын Габидуллиннар ремонтлап сафка бастырды, — ди район авыл хуҗа-лыгы идарәсенең баш белгече Фәим Аязгулов. — Сарык та асралды, үгезләр дә симертелгән иде заманында. Быел биш тана сатып алдылар. Симертүдәге мал¬лары да ике дистәдән арта. Авыл янәшәсендәге көтүлекләр зур. Шәхси ихаталарда да терлекләр киме-гәч, Габидуллиннар симертү максатында үгезләр асрарга булды. Хәзер буш яланнар алар карамагында.

Әйткәндәй, шәхси предприятиедә механизатор булып эшләүче Сабирҗан Саттаров һәм Фәр¬рах Әсәдуллинны мактап телгә алырга телим. Техникага да хуҗа алар, терлек¬ләрнең ни дәрәҗәдә көр булуы да алар¬ның тырышлыгына бәйле.

Рәсил — һөнәре буенча зоотехник. Хатыны Гүзәл Рәхим¬җан кызы Үтәймул-ла фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер булып эшли. Өч бала үсте¬рәләр. Абыйлы-се-ңелле Булат белән Асия Стәрлетамакта колледжда төзүче һө¬нәрен үзләштерәләр. Төпчек¬ләре Эльвина икенче сыйныфта белем ала. Зур, иркен йорт салып кергәннәр. Ихата-кура яңара. Әлбәттә, яңа ихата корганда фермер ихатасының берникадәр таралган хәлдә булуы да, ничектер, авыл тор¬мышы¬ның ямен, куәтен күрсәтә кебек. Бакча артындагы бер көтү сарыкны күргәч, күрше¬ләренекедер, дип уйладым. Анысы да Габидуллиннар ихатасыннан булып чыкты. Мөселман бәйрәмнәренә кадәр алар¬ның саны сиксә¬нешәр башка җитә икән.

Фермер хуҗалыгы куә¬тен техника, ишле мал, кош-корт тагын да күтәреп җи-бәрә. Әмма аларның артында күпме хезмәт, тынгысыз көннәр ята!

Рәсил Гыйльметдин улы, азсүзле кеше кебек күренсә дә, аның белән аралашканда фермер¬ларның бү-ген¬ге проблемалары өчен ничек борчылуын да тойдым. Аны бүген глобаль сәүдә базарына чыгу мәсьә¬ләләре дә, океан артындагы АКШ фермерларының Русия уңыш¬ларыннан көнләшү¬ләре дә борчымый. Әгәр төрле тикшерү органнары кирәксә-кирәкмәсә дә “теш күрсәтмәсә”, эшләргә комачауламаса, калган проблемаларны без үзебез дә хәл итәбез, ди фермер.

Икенче фикере җитеш¬тергәнне сату белән бәйле. Чөнки бүген фермер хуҗа-лыгы да, авыл ихаталары да, нигездә, алыпсатарлар өчен җитештерә, үстерә. Билгеле, сатарга беркем дә комачауламый кебек. Әмма сәүдә базарына керү, логистика, күзәтү органнары белән эш итү фермерларга өстәмә мәшәкать тудыра, вакыт таләп итә. Итне, мәсәлән, беркайчан да килограммын 260 сумнан артыкка сатып җибәргәнен хәтерләми Рәсил. Ә сәүдә базарында аны кимендә 100 сумга артыгракка тәкъ¬дим итә алыпсатар. Габидуллиннар ел саен уртача бишәр тоннадан күбрәк ит җитештереп сата. Алыпсатарлар сугым якынлашканын көтеп кенә тора. Янә дә, федераль органнар күрсәтмәсенә ярашлы, малны бары тик махсус әзер-лән¬гән сугым цехларында гына чалырга рөхсәт итәчәк¬ләр. Әлегә ул һәр районда да җитәрлек санда түгел. Авыргазы якларында оешып кына килә. Аерым цехлар төзү зур чыгым таләп итә. Моның өчен, билгеле, кооперациягә керергә кирәк. Фермер фикеренчә, әле андый башлангыч кәгазьдә генә. Кооперациягә берлә¬шергә теләүчеләр юк дәрә¬җәсендә.

Авыл фермерлары экологик яктан чиста, органик продукция җитештерә. Европа илләрендә натураль продуктлар җитештерүгә дә, сатып алуга да акча кызганмыйлар. Аянычка каршы, соңгы елларга кадәр Русиядә җи¬тештерүдә химик ашлама куллану өчен акча җиткерә алмадылар, ә алга киткән илләрдә, киресенчә, экологик саф продукциясе өчен хөкүмәт фермерларга күләмле суб¬сидияләрне кызганмый. Мондый мөмкинлек тудырылса, һичшиксез, Русия аграрийлары Бөтендөнья сәүдә базарына үзләре генә хуҗа булыр иде.

Читайте нас: