Тракторлар һәм комбайннар машина-трактор мастерскойларына урнаштырылды. Анда эш кайный. Хуҗалыклар запас частьлар, яңа агрегатлар сатып ала. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Юрий НИКОЛАЕВ белән безнең әңгәмә техниканың кышын ничек саклануы һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең аның белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителүе турында бара.
Юрий Николаевич, авыл хуҗалыгында сезонлы эшләрнең чираттагы чоры башланды. Әлеге вакытта механизаторлар нәрсә белән мәшгуль?
- Ноябрь азагында авыл хуҗалыгы машиналарын кышкылыкка саклыкка күчердек. Бөтен предприятиеләр техниканы ремонтлый башлады. Кулланылучы запас частьларның сыйфаты контрольләнә. Бөтен эшләр нигездә җылы биналарда башкарыла. „Урожай” һәм „Дружба” хуҗалыкларында механизаторлар өчен яхшы хезмәт шартлары тудырылган. Кышкы чорда „Ишле РТПсы”нда („Урожай”ның бүлендек предприятиесе) аерым атмосфера булдырылган. Монда газ белән җылытылган һәм яхшы җиһазландырылган 3,5 мең квадрат метр мәйданлы мастерской бар. Бер үк вакытта 20дән артык төрле техника төзәтелә. Ремонтланган машиналар соңгы 2-3 елда файдалануга тапшырылган ангарга саклыкка куела.
Күп крестьян-фермер хуҗалыклары зур булмаган, әмма җылытылган һәм кирәкле бөтен инвентарьлары, җиһазлары булган мастерскойлар төзиләр. Ремонт сыйфаты һәм фермерларның киләсе елгы чәчү компаниясенә яхшы әзерлеге шуңа бәйле.
- Районның авыл хуҗалыгы пред-приятиеләрендә ничә техника бар?
- Бүген агросәнәгать комплексында 390 трактор (шул исәптән 46 куәтле), 90 ашлык җыю комбайны, биш үзйөрешле чапкыч, 10 мал азыгы җыю комбайны, сигез үзйөрешле сиптергеч һәм 145 йөк автомобиле бар. Безнең хуҗалыкларда район буенча уртача 100 гектар чәчү мәйданына 148 ат көче туры килә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән аз гына кимрәк.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы техникасы паркы заманча тракторлар һәм комбайннар белән тулылана. 2015 елда хуҗалыклар гомум суммасы 101,4 миллион сумга 40, 2016 елда 198,3 миллион сумга 88, үткән елда 190,2 миллион сумга 83 берәмлек техника, быел предприятиеләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 292,8 миллион сумга 66 авыл хуҗалыгы машинасы сатып алдылар.
КФХларның активлыгы артты. Быел фермерлар 7 миллион сумга техника сатып алды. Элек бу сан 3 миллион сумнан артмый иде.
- Аграрийларның авыл хуҗалыгы техникасын күбрәк сатып алуы нәрсә белән бәйле?
- Башкортстан Республикасы бюджетыннан техника һәм җиһазлар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен кайтаруга финанслауны арттыру зур роль уйнады. Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказы белән расланган техника исемлеге киңәйтелде, ул төбәк бюджетыннан субсидияләнә. Агымдагы елдан дизель ягулыгында эшләүче КамАЗ йөк автомобильләре һәм аларга тагылмалар сатып алуга субсидия бүленә.
Авыл хуҗалыгы эшчәннәре хәзер-ге заманда югары технологияле техниканың яңа үрнәкләрен активрак файдаланырга кирәклеген аңлый башладылар. Беркемгә дә сер түгел, бер заманча трактор искергән берничә модельне алмаштыра. Яңа техника, кагыйдә буларак, ягулыкны азрак куллана. Ә ягулык-майлау материалларына бәяләр арту шартларында бу да - шактый әһәмиятле фактор.
Гомум алганда, районда арытаба үсеш алу өчен җитәрлек яхшы потенциал бар. Аграрийларның кәефе күпчелек базар шартларына, аларның продукциясенә сатып алу бәяләренә бәйле. Ә алар бүген үткән елдагыдан шактый югарырак. Һәм дәүләт ярдәме белән бергә чыгымнар каплануга һәм районның аграр секторын тотрыклы үстерүгә ышаныч тудыра.