Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 декабрь 2018, 18:26

Очкын сүнде

Башкортстан Республикасының Арбитраж судының карары белән "Искра" авыл хуҗалыгы кооперативы түләргә сәләтсез (банкрот) дип танылды.

1 октябрьгә элекке кооператив эшчәннәре алдындагы эштән чыкканда бирелә торган пособиеләр һәм хезмәт хакы буенча бурычлар 1473806,41 сум тәшкил иткән. Ул бурычлының милеген (14 күчемсез милек объекты, арендага хокук, 45 авыл хуҗалыгы техникасы һәм автомобиле) сату һәм шулай ук "Бөре сөт продуктлары комбинаты"ннан дебиторлар бурычын түләттерү юлы белән каплатылачак.
Конкурс управляющиеның вәкиле 1 миллион сум күләмендәге хезмәт хакы буенча бурыч 2019 елның 1 февраленә кадәр алдан кайтарылачак, калган өлеше 2019 елда уңышны җыеп алганнан соң, авыл хуҗалыгы продукциясен һәм милекне сатып, каплатылачак дип белдерде.
Хезмәт хакы буенча бурычны түләттерү барышы һәм аның нәтиҗәләре район прокуратурасы күзәтүе астында кала.
Р.ГЫЙЛАҖЕТДИНОВ,
прокурорның өлкән ярдәмчесе
Читайте нас: