Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 декабрь 2018, 12:35

Безнең белгечнең эше лаеклы билгеләнде

Районның авыл хуҗалыгы идарәсенең әйдәүче белгече Ләйсән Кидрасова Башкортстан авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ул аны районда чәчү, урып- җыю эшләрен, һөнәрләре буенча иң яхшы авыл хуҗалыгы эшчәннәренең хезмәтен, савым рейтингын яхшы яктыртканы өчен алды. Аңа бу эшендә “Авыргазы хәбәрчесе” гәзите хәбәрчеләре дә ярдәм иткән.
- Күмәкләп яхшы гына эшләдек,- ди Л.Кидрасова.
.Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының республика һәм район киңкүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнеш буенча семинар- киңәшмсендә Илшат Фазрахманов Л.Кидрасовага Рәхмәт хаты тапшырды.
Семинар кунакларын Русиянең театр һәм кино актеры Сергей Селин да котлады.
Читайте нас: