Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 гыйнвар 2019, 12:38

Җиргә ныклы хуҗа кирәк

„Төбәк” авыл хуҗалыгы кооперативы районда беренче булып грант буенча бер миллион сумга җиһаз һәм техника сатып алды.

Тукай авыл Советы террито-риясендәге кооператив тагылма-рефрижераторлы, роторлы чапкычлы һәм пресс-җыйгычлы булган. Шундый юмарт бүләккә республика ярдәме нәтиҗәсендә ирешкәннәр. Үткән ел Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы кооперациясен тергезү буенча зур эш башлый.


Хөкүмәт яңадан булдырылган һәм гамәлдәге кооперативларга бушлай грантлар бүлү тәртибен раслый.


Район халкы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлангычын хуплый. Беренчеләрдән булып кооперативны Нәзир Сәгадиев төзи. Төбәктә яшәгән гаилә күптәннән шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара. Сыерлар, сарыклар, кош-корт асрыйлар. Бергәләшеп кооперативта эшләргә әтисе Әсхәт Мәһәди улы киңәш итә.

„Җир буш тормаска тиеш. Аңа ныклы хуҗа кирәк. Күршеләр белән берләш. Син болай да маллар асрыйсың. Ит, сөт сатасың. Ә хәзер моның өчен дәүләт ярдәм күрсәтә!” дип әйтүе турында сөйли кооператор. - Һәм мин аның киңәшенчә эшләдем. Авылдашым Илфир Газиев белән сөйләштем. Аның да хуҗалыгы зур - сыерлар гына 45 баш. Пай һәм шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре милкендә булган җирләрне берләштерергә карар иттек.
Төп юнәлеш итеп сөт терлекчелеген сайладык. Теркәүгә документ тапшырдык. Кәгазьләрне теркәү белән районның мәгълүмат-консультация бирү үзәгендә ярдәм иттеләр. Үзәк җитәкчесе Роза Исәнгулова грантка конкурс документларын ничек теркәргә кирәклеген аңлаты, үзе Уфага барды. Нәтиҗә уңай булды. Җиһаз сатып алуга бюджеттан 877 мең сумнан артык акча бүленде. Үзебезнең 97 мең сум акчаны да куштык. Шушы көннәрдә Төбәккә техника һәм агрегат алып кайттык.

- Чапкыч белән пресс-җыйгычны җәен генә эшләтеп карый алабыз. Ә тәгәрмәчле рефрижераторны әле файдаланачакбыз. Ул Русиядә җитештерелгән. Бензин генераторы белән. Безнең күләмгә туры килә. Хәзер бозыла, дип курыкмыйча, сөтне сатарга алып бара алачакбыз, - дип шатлыгы белән уртаклаша Н.Сәгадиев.

Кооператорларның планы зур. Сыерларны арттырырга, маллар асралган һәм техника сакланган биналарны теркәргә, шулай ук битараф булмаган күршеләрен дә эшкә җәлеп итәргә уйлыйлар. Авыл кешесе бергәләп әллә күпме эш башкара ала.


АҢЛАТМА
Тәлгать САФИН, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы.
- Грант алуга конкурска фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар гариза бирә ала. Инициатив төркемгә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә, саклауда, ташуда, эшкәртүдә һәм сатуда катнашкан ваклап сатучы сәүдә, җәмәгать туклануы объектлары, транспорт оешмалары кертелергә мөмкин. Грантлар исәбенә мини сөт кабул итү пунктлары урнаштырырга, яшелчә саклагычларны, фасовкалаутөргәкләү цехларын җиһазларга һәм хәтта авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ваклап сату магазиннары ачарга мөмкин.
Безнең районда өч миллион грант алуга конкурста өч инициатив төркем җиңде. Болар „Җанлы авыл” авыл хуҗалыгы кооперативы (Батыр авыл биләмәсе) һәм 2018 елда төзелгән „Төбәк” (Тукай авыл биләмәсе) һәм „Башмирпродторг” (Чуваш Карамалы авыл биләмәсе) кооперативлары.
Конкурста катнашу өчен Авыргазы мәгълүмат-консультация бирү үзәгенә (тел. 2-22-30) яисә Башкортстан Республикасының Авыл х уҗалыгы консультациясе бирү үзәгенә 8(347) 292- 93-71, 8-996-105-94-10 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Читайте нас: