Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 февраль 2019, 12:29

Үз бәхетен туган җирендә тапкан

«Урал» авыл хужалыгы кооперативына озак еллар җитәкчелек итүче, бүген дә үзенең тәжрибәсе белән уртаклашып эшләүче Факил Дилмөхәммәтов шушы көннәрдә 60 яшен билгеләде.

Җитәкче нинди булырга тиеш? Бу сорауга бертөрле генә җавап биреп тә булмыйдыр, бәлки. Ә шулай да күп нәрсә җитәкченең шәхесенә, аның эшенә һәм кул астындагы кешеләргә мөнәсәбәтенә бәйле.
Факил Вәкил улы өч дистә елга якын җитәкчелек итү дәверендә авылдашларының да, район-республика дәрә-җәсендә дә хөрмәт яулаган кеше.
1988 елның апрелендә Чапаев исемендәге колхоз рәисе итеп тәгаенләнгәннән алып шушы җаваплы вазифада 27 ел армый-талмый эшли.
- 2015 елда сәламәтлек белән бәйле эштән бушатуларын сорап гариза яздым, аптырасалар да, аңладылар. Бу вакытта хуҗалык яхшы исәптә иде. Аннары гомум җыелышта карар кабул итеп, җитәкче урынбасары итеп куйдылар. Хәзер тәҗрибәмне яшьләр белән уртаклашам.
Факил Вәкил улы күп балалы гаиләдә туып үсә. Әтисе Вәкил Хафиз улы механизатор, әнисе Фәһимә Мөхәммәтрәхим кызы китапханәче, аннары балалар бакчасы мөдире була. Морадым урта мәктәбен тамамлагач, Факил Уфа автотранспорт техникумында белем ала. Армия хезмәтеннән соң, Архангель районының Бакалды совхозына автомеханик итеп эшкә җибәрәләр.
1988 елда туган авылына кайтып, Чапаев исемендәге колхозны җитәкли.
1997 елдан ул «Урал» авыл хужалыгы кооперативы итеп үзгәртелә. СССР заманында да, 90нчы еллардагы авырлыкларны да, бүгенге базар мөнәсәбәтләрен дә күрергә, шул шартларда эшләргә туры килә рәискә.
- Эшкә тотынганда ук, Чапаев исемендәге колхозда эшләр тотрыклы бара, маллар саны, техника җитәрлек, сарыкчылык, игенчелек җайга салынган иде, - дип искә ала ул. - Иң кискен мәсьәлә булып социаль объектларның юклыгы яки искелеге торды. Авылларда газ юк, брикет ташырга кирәк, юллар начар, район үзәгеннән еракбыз. Ике авылда да ФАП, балалар бакчасы авария хәлендәге бинада, магазиннар бәләкәй, суык, Михайловка, Кушкүл авылларында клуб юк. Беренче булып шуларны хәл итәргә кирәк булды, ул вакыттагы җитәкчеләр - райкомның беренче секретаре Миңлерәис Ишморатов, район Советы рәисе Владимир Косенко һәр башлангычымны күтәреп алдылар, җитәкчеләр белән уртак тел табып, уңышлы эш башланды, - дип искә ала Факил Дилмөхәммәтов шул чорларны. - 1989-90нчы елларда Морадым, Михайловкага газүткәргеч килеп җитте. Франциядән торбалар кайтарттык.
Әле булса шул вакытларда сөенечтән очып йөргәнем хәтердә. Боларның барысы да Миңлерәис Ишморатовның принципиаль карары, тырышлыгы белән булды. Иң беренче булып бу эшне без башладык.
Шул ук елларда район-ның баш табибы белән сөйләшкәндә, рәискә ул, ярак-лы бина булса, ФАП түгел, табиблар амбулаториясе ачабыз, тип вәгъдә бирә. Бу сүзгә шатланып авылдашлары бер ел эчендә бина төзиләр. БАССР Югары Советы депутаты Шамил Кудашев һәм район җитәкчелеге ярдәме белән табиблар амбулаториясе ачыла, табиб Венер Сафин эшкә кайта. Җиһазлар алына. Бүген дә бу коллектив алдынгылар исәбендә, тырышып эшли.
1989-90нчы елларда Морадымда ике магазин төзелә, җылы, якты биналар райпога бирелә. Авыл урамына ике чакрым асфальт түшәү, шул урамнан үтү барысы өчен дә истәлекле мизгел булгандыр. Аннан соң Михайловкада ике катлы мәдәният йорты төзелә, анда ФАП урнаша. Өченчесе булып Кушкүлдә клуб, магазин калкып чыга. Бу эшләрнең барысы да рәиснең тырышлыгы белән, колхоз исәбенә башкарыла.
- 1996-97нче елларда Хөкү- мәт ярдәмен тойдык. Февральдә планга кертелеп, 95 урынга ике катлы балалар бакчасы төзедек. 2002 елның маенда республикабыз Президенты Мортаза Рәхимов килде, эшлекле очрашу булды, килешүләр төзедек, өч ай эчендә иң зур таләбебезне канәгатьләндереп тә куйды. Биллекылыч елгасы Морадымнан үтә, алты урында аның аша чыгарга кирәк. Үзәк күперне төзүне нефтьчеләргә йөкләтте, бүген ул авылның яме булып тора. Үзгәртеп кору елларын авыл эшчәннәре авыр кичерде, бар нәрсә бартерга корылды, халыкның күңелен төшермәс өчен кулдан килгәнне эшләргә, йолаларны юкка чыгармаска тырыштык. Районда сабантуй үтмәгәндә дә, без аны оештырдык, беренче булып тирмә кордык, башкорт киемнәрендә курай уйнап, милли ризыклар белән сыйлап, барысын да таң калдырдык.
Шул вакыттагы авыл Советы рәисе, алдынгы карашлы Сәлимьян Морзабаев белән авыл тарихына игътибар итеп, беренче очучы Гали Ишмурзин тормышы бенән кызыксына башладык. Аның гаиләсенә ярдәм иттек, Уфадагы зиратта кабере ташландык хәлдә иде, аны рәткә китердек. Шул елда беренче көрәш турниры үткәрдек. Ә инде вафат булуына 50 ел тулуга багышлап, зурлап сабантуй, Ишмурзин призына төрлө ярышлар оештырдык.
Әйе, ул вакытта кыенлык-лар аша булса да самолет чакырталар. Авыл халкы пилотажларны мавыгып күзәтә, парашютчылар төшүен, Стәрле- тамактан алдынгы мотокросс командасының тауда осталык дәресе күрсәтүен кызыгып тамаша кыла. Ул район дәрәҗәсендә булмаган вакыйга була. Бу инде җитәкченең абруен да, аның халык өчен тырышуын да исбатлый.
2003 елда Марат Ишемгулов самолет алырга ярдәм итә, аны очучы истәлегенә Сабантуй тавында урнаштыралар.
- Хәзер бу урын паркка әйләнде. 8 гектар җирне бүлеп, киртәләп, бөтен авыл халкы, укучылар белән ылыслы агачлар утырттык, - дип куанычын яшерми матурлык яратучы Факил Вәкил улы. - Хәзер аларны күреп күңел шатлана. Теләгем тормышка ашты.
Әйе, монда йортлар төзелә, яшьләр төрле программаларда катнаша. Авыл елдан-ел матурлана.
- Бүген хуҗалыгыбыз уңыш-лы эшләп килә, авырлыклар булса да, халкыбыз тырыша. Элек колхозчылар бигрәк актив, җыелышлар сәгатьләр буена бара, барысы да сорауларын, кызыксынуларын җиткерә иде. Шул кызу сөйләшүләрдән соң өйгә кайтып керү бер рәхәтлек бирә иде. Күңелне кырганы шул булды - кайбер кешеләр үпкәләрен белдерде. Ул заманда районда партия комитеты алдында ясаган докладларда тәнкыйть таләп ителә иде, кемнедер тәнкыйтьләгәнмен. Яшь чак, тиеш булгач, тиеш дип кабул ителгән. Кайвакыт шуларны уйласам, оялып та китәм.
Безнең җирләр уңдырышлы булмаса да, колхоз инженерлары, агрономнары иген үстерүгә күп көч сала. Яшьләр хәзер белемле, аларга шартлар булдыру өстендә эшләргә кирәк. Киләчәк алар кулында. Техникада берничә егет эшли. Авыл җирендә абзары булмаган, ялкау кеше авыл хуҗалыгында эшли алмый, - дип борчылуын да белдерде. - Хәзер элеккечә түгел, авылда булган оешмалар арасында бердәмлек югалды.
- Яшь чакта нинди хыялыгыз бар иде? - дигән сорауга: «Әтием гомер буе механизатор булды, бүтән юл буенча китүне мин уйламадым да», дип җавап бирде. Һәрчак дуслары күп була, оештыру сәләте яшьтән үк беленә. Техникумда, авыл хуҗалыгы институтында укыганда да аның янына тиңдәшләре җыелырга ярата. Җор сүзле, ачык күңелле егетне бар да үз итә.
- Рәис итеп куярга булгач, ни өчен миңа рәис булырга ярамый икәнлегенә 13 пункт-тан торган анализ эшләдем, - дип ихлас көлеп алды әңгәмәдәшем. Тыңладылар да көлделәр, менә бит, син әзер кадр, кайсы яктан үсәргә беләсең, диделәр.
- Элек балаларга игътибар җитмәде, Морадымның табигате, Биек һәм Урта чагылларны күрсәтеп булмады. Син иртәнге алтыда барганда механизаторлар техникаларын майлап, басуга чыгарга әзерләнеп йөриләр, күп вакыт эштә, басуларда үтте. Әле исә оныкларыма тирә-якны күрсәтергә, таныштырырга тырышам. Алар кайда чөгендер, кайда көнбагыш үскәнен беләләр.
Үз йортында да яхшы хуҗа Факил абый. Матур, иркен йорт, каралтылар. Күркәм бакча, ике теплица - барысы да уңыш белән сөендерә.
Хатыны Венера турында: «Ул мине тулыландырды, һәрчакта өйдә ышанычлы тыл, уңганлыгы, ярдәмчеллеге белән уң кулым булды. Бер кыз, бер улыбыз үсеп җитеп, үз һөнәрләре буенча әйбәт кенә эшләп йөриләр. Кызыбыз гаиләле, ике оныгыбыз бар», ди ул.
Гаилә тарихын, фамилиясе килеп чыгышын ныклап өйрәнергә дә теләге зур Факил Вәкил улының.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк: ул һәрвакытта да гәзитебезнең чын дусы булды һәм булып кала. Факил Вәкил улына алдагы тормышында нык- лы саулык, гаилә иминлеге, шулай оптимист булып калуын телибез. Юбилеегыз котлы булсын, киләчәккә билгеләгән планнарыгызны тормышка ашырырга язсын!
Читайте нас: