Ул язмышын авыл хуҗалыгы белән очраклы рәвештә генә бәйләми. Аңа гади крестьяннан колхоз рәисе дәрәҗәсенә күтәрелгән әтисе Мөдәрис Сәлигаскәр улының тормыш юлы үрнәк була. Радик Мөдәрис улы мәктәпне тәмамлаганннан соң Уфа шәһәрендәге Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Анда белем алган елларда армия сафларында хезмәт итәргә дә өлгерә. Институтның дүртенче курсында укыганда 1992 елда колхоз рәисе итеп билгеләнә.
Аның язмышы шундый борылыш алуы турында ул вакытта район хакимияте башлыгы булган Мидхәт Хәбибулла улы сөйли: “Безгә авыр вакытта эшләргә туры килде. Советлар Союзының таркалуы колхозлар өчен кыен чор булды. Ул вакытта аларның исемен җитештерү кооперативлары итеп үзгәрттеләр. Күпчелеге авыр хәлдә булды. Районга квалификацияле кадрлар тәләп ителде. Мин авыл хуҗалыгы институты студентлары белән очрашып, яшь белгечләрне районга эшкә кайтырга чакыру максаты белән Уфага киттем. Алар арасында Радик Мөдәрис улы да бар иде. Мин аның әтисен яхшы белә идем. Кызганычка каршы, ул якты дөньядан бик иртә китте. Ә Радик кечкенә чагыннан ук минем хәтердә калган. “Әтиең җитәчелек иткән колхозга кайтасыңмы?”, дип сорадым. Ул ризалашты. Бер-ике елдан соң мин ул вакытта ясалган тәкъдимнең дөрес булуын аңладым”.
Эш ритмына кереп китеп, Р.Рафиков авыл хуҗалыгы кооперативын үзгәртеп кору чорында бөлген- лектән чыгара, күрше Корманай һәм Собхангол авыллары кооперативлары белән берләштерә. Илдәге икътисади хәлнең катлаулы булуына карамастан, хуҗалыкның җитеш- терү күрсәкечләре тотрыклы үсә. Акрынлап елдан-ел хезмәт- кәрләр, сөренте җир мәйдан- нары, терлекләрнең баш саны арта бара. “Урожай” гади колхоздан авыл хуҗалыгы гигантына әйләнә. 2,3 мең гектар мәйданлы чәчүлекләр 46 мең гектарга кадәр арта. Хәзер безнең районда авыл хуҗалыгында файдаланыла торган җирләрнең гомум мәйданы 60 мең гектардан күбрәк. Предприятиенең Кырмыскалы районында да җирләре бар.
“Урожай” активында катнаш азык заводы, Гафури районында Аккүл элеваторы, Ишледә зур ремонт- транспорт предприятиесе, шулай ук ике сөтчелек мега- комплексы, биш мең баш сыер көтүе, аларның яртысы савым сыерлары. Ишле авылыннан ерак түгел урнашкан комплексның берсе күптән түгел “Агрогалс” предприятиесеннән калып тергезелгән ферма. Монда тормышка ашырылачак зур инвестпроектны тормышка ашыру планлаштырыла. Сыерларның баш санын 6,5 меңгә кадәр арттырырга һәм 3 мең баш терлеккә исәпләнгән симертү мәйданчыгы төзергә телиләр.
Хуҗалык җитәкчесе ирешелгән казанышлары өчен берничә тапкыр төрле бүләкләргә лаек булган. Аларның иң зурлары - “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме һәм Салават Юлаев ордены.
Р.Рафиков авыл хуҗалыгы белән генә шөгыльләнми, 2016 елдан район Советы депутаты. Муниципалитетларга Урындагы башлангычларга ярдәм итү программаларын тормышка ашыруда актив ярдәм итә, төрле спорт, мәдәният чараларында иганәче булып чыгыш ясый. Радик Мөдәрис улы бәхетле гаилә башлыгы. Алар тормыш иптәше Гөлнара Азат кызы белән ике бала тәрбиялиләр. Шушы көннәрдә ул гаиләсендә илле яшьлек юбилеен билгеләде. Туганнары, якыннарыннан тыш юбилярны дуслары, хезмәткәрләре, коллегалары котлады.