Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 Май 2019, 13:36

Авыл эшчәннәре пъедесталга күтәрелде

Районның авыл хуҗалыгы тармагы эшчеләре арасында иң яхшылары билгеле булды.

Механизаторлар, терлекчеләр - ясалма орлыкландыру, машина белән сыер саву операторлары өчен һөнәри осталык конкурсы үтте.
«Наумкин» агрофирмасы басуларында оештырылган сабанчылар ярышында ике дистәдән артык тракторчы катнашты. Авыл хуҗалыгы идарәсе, гостехнадзор, Русия Авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре, хуҗалык агрономнары һәм инженерларыннан торган судьялар коллегиясе механизаторларның тимер ат белән фигуралы йөрүен, сөрү сыйфатын һәм тигезлеген, теория белемнәрен бәяләде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, «Таштамак» хуҗалыгыннан Александр Васильев районның иң яхшы сабанчысы исемен алды. «Мичурин» җәмгыятеннән Сергей Кириллов икенче урынга лаек булды. Өченчегә «Урожай» предпритиесеннән Зиннур Диваев чыкты. Фермер хуҗалыклары арасында «Усман» ширкәте механизаторы Ришат Әхмәтшин алдынгылыкны бирмәде. Яшь белгечләр арасында күппрофильле колледж студенты Динар Фәхретдинов яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, җиңүче булды.
Терлекчеләр «Дружба» хуҗалыгының Асаубаш фермасы җәйге лагеренда ярышты. 23 машина белән саву операторлары һәм 25 орлыкландыру технигы, игенчеләр кебек үк, теоретик һәм практик белемнәрен күрсәттеләр.
Йомгак ясаганнан соң жюри иң яхшыларны атады. Саву операторлары арасында «Р.Х.Газизуллин» КФХсы эшчесе Раушания Камалова беренче, «Салават» КФХсы савучысы Ирина Умова икенче, «Дружба» хуҗалыгыннан На-талья Николаева өченче урынны яулады.
Ясалма орлыкландыручылар арасында «Дружба» хуҗалыгыннан Владимир Трифоновка җитүче булмады. Икенче урынны «Наумкин» агрофирмасыннан Анатолий Матвеевка, өченчене «Ф.Х. Ибраһимов» КФХсы белгече Рөстәм Арслановка бирделәр. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны хезмәтләндерүче операторлар арасында Виталий Сидоров җиңде.
- Конкурсантларның күбесе район ярышларында беренчегә генә катнашмый. Биремнәр яхшы таныш, бирегә тәү тапкыр килүчеләр өчен дә бернинди дә яңалык юк. Барысы да аларның көндәлек эше белән бәйле, - ди конкурсны оештыручыларның берсе - авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча белгече Радик Абдрахманов. - Җиңүчеләр арасында эре авыл хуҗалыгы белгечләре генә түгел, ә крестьян-фермер хуҗалыгы эшчеләренең булуы да шатландыра. Бу яхшы һөнәри әзерлек турында сөйли.
Җиңүчеләрне 8 июньдә үтәчәк сабантуйда тәбрикләячәкләр. Иң яхшылары республика һөнәри осталык конкурсында район намусын яклаячак.
Читайте нас: