Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 июнь 2019, 12:03

Чит ил сыерлары - безнең фермаларда

„Урожай” авыл хуҗалыгы предприятиесенә Даниядән таналар алып кайттылар.

Югары продуктлы голштин-фриз токымлы 204 яшь сыер Ишле һәм Әпсәләм сөт комплексларындагы терлек башын тулыландырачак. Хуҗалык белгечләре аларның бөтенесенең дә яхшы нәселле булуы һәм елына һәрберсе 8-10 мең килограмм сөт бирә алуы турында сөйләде.
Шушы көннәрдә Венгриядән тагын бер партия - 165 баш терлек кайтарылачак.
Читайте нас в