Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 июнь 2019, 11:49

«Салават» хуҗалыгында печән чабу тәмамлана

Хуҗалыкның Нагадак бүлегендә күпьеллык үләннәрне җыйдылар, сенаж чокырлары тутырылган. Хәзер болыннарда печән әзерләнә.

- Үләннәрне берничә көн элек чаптык. Хәзер аны җыеп, рулоннарга пресслыйбыз. Кызга-нычка каршы, үткән ел белән ча-гыштырганда, үлән куе түгел, - ди бригадир Вениамин Петров.
Чуваш Карамалы бүлегендә сусыл азык әзерләү бара. Ике бүлекчәнең механизаторлары тиз рәвештә эш барган җиргә күчерелә. Азык әзерләү комбайны Чуваш Карамалы авылы янындагы болында эшли. Ә чуваш-кара-малылыларның пресс-җыйгычлы „Беларусь” тракторлары Нагадакта печән җыя.
Печәнне чит илдә җитештерелгән яңа төягеч төяп җибәрә. Берсе былтыр да эшләгән, ә күптән түгел генә сатып алынганын быел гына файдалана башлаганнар.
- МТЗ универсаль техника. Аңа асылмалы җиһазларның барысын да тагып була. Махсус машиналар бурычны яхшырак үти, - дип төягечнең эше белән таныштыра складта прессланган рулоннарны бушатучы механизатор Михаил Фомин.
Салаватлылар печәнне ачык һавада түгел, ә түбә астында тота. Болай ул яхшы саклана. Алдагы көннәрдә хуҗалыкта печән чабу тәмамланачак. Финишка кадәр азаккы гектарлар калган.
Читайте нас: