«Урожай» предприятиесендә нигезендә авыл хуҗалыгында файдаланыла торган төрле җирдән үтә алучы «УАЗ» маркалы автомобильләргә күчмә күрсәтү үтте. Аны районның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрен соңгы елларда Ульяновск автомобиль заводында чыгарылган яңа автомобильләр һәм үзгәрешләр белән таныштыру максатында Уфа шәһәренең «Автодвор» компаниясе оештырды. Теләүчеләр шунда ук төрле модификацияле яңартылган автомобильләргә утырып, аларны сынап карый алды. Фирма вәкилләре 20 июньдә Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Ульяновск автомобиль заводы, «Россельхозбанк» һәм «Автодвор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелуын хәбәр итте. Документ республика аграрийларына «УАЗ» маркалы автомобильләрне сатып алганда ярдәм итүне күздә тота. Хәзер барлык авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә дә автофургон (автолавкалар), сыек азык-төлек ташу өчен цистерналар (изотермик, рефрижератор, сөт ташучы машиналар) һәм башка йөк автомобильләре нигезендәге авыл хуҗалыгы продукциясе ташучы ГАЗ («ГАЗель»), УАЗ, ВИС (ВАЗ) автомобильләрен сатып алганда 50 процентка кадәр субсидия алу мөмкинчелеге бирелә. Бу, әлбәттә, авыл кешеләренә яхшы дәүләт ярдәме булачак