Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 август 2019, 00:56

Уңыш җыяр вакыт

Августның соңгы ункөнлегендә бәрәңгенең җир өстендәге өлешен кисеп алырга, сабакның 10 см чамасы өлешен генә калдырырга кирәк.

Бәрәңгенең сабагын чабу - бик яхшы агротехник ысул. Августның соңгы ункөнлегендә бәрәңгенең җир өстендәге өлешен кисеп алырга, сабакның 10 см чамасы өлешен генә калдырырга кирәкБәрәңгене алыр алдыннан 10-14 көн кала сабакларны чабып ташлау хәерле. Бәрәңге сабагын чапкач, барлык туклыклы матдәләр бәрәңгенең бүлбеләренә күчә. Аның кабыгы тизрәк өлгерә, бәрәңге кыш көне яхшырак саклана.
Сабакта җыелган зарарлы матдәләр һәм авырулар бүлбеләргә күчми, мондый бәрәңге яхшырак саклана.
Бәрәңгенең сабагын чапмыйча да алырга була. Әгәр бакча зур булмаса, бәрәңге сабагын чабып тормыйлар.
Бәрәңгене сәнәк белән алу хәерле. Бу очракта бүлбеләр киселми.
Гадәттә, бәрәңгене сентябрь урталарында алалар. Бәрәңгене коры һәм аяз һавада җыеп кую хәерле.
Башта берничә төпне казып карагыз. Бәрәңге кабыгы тыгыз булса, бүлбеләр зур булса - алырга вакыт дигән сүз.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/b-r-ge-sabagyn-kaychan-chabarga/
Читайте нас: