Һава торышы яхшыру белән чөгендерчеләр басуга чыкты. Анда атна буена двигательләр тавышы тынмый. Быелгы уңыш җыю кампаниясендә хуҗалыкта яңа машина кулландылар. Күптән түгел салаватлылар Германиядә җитештерелгән чөгендер җыйгыч сатып алган иде. Аның ярдәмендә алар татлы тамырларны йөк машиналарына төйиләр. Икенче чит илдә җитештерелгән комбайн белән чөгендер казыйлар. Крестьян-фермер хуҗалыгында ул бишенче ел файдаланыла.
- Без нигездә үзебезнең илдә җитештерелгән техника белән эшлибез. Менә бу чөгендер җыйгычлар һәм бер-ике машина - чит илнеке. Әлегә безнең җитештерүчеләр лаеклы аналоглар тәкъдим итә алмый. Көненә 18-20 гектар җыябыз, - дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Василий Федоров.
Крестьян-фермер хуҗалыгының мактанырлык урыны бар. 2013, 2014 елларда иң яхшы чөгендер үстерүче хуҗалыклар конкурсында II һәм III дәрәҗә дипломнарына лаек булган иделәр. Үткән елны республикада "Башкортстан Республикасының иң яхшы чөгендер үстерүче хуҗалык" дипломын алып, беренче урынга чыктылар.
Быелгы уңышлылыкка чөгендер үстерүчеләр куанып бетәлми. Салаватлылыар һәр гектардан 440 центнеруңыш алалар. КамАЗлар төягеч янында бертуктаусыз бер-берсен алыштырып торалар. Татлы тамырларны шунда ук Мәләвез шикәр заводына ташыйлар.
Хуҗалыкта башка эшләр дә башкарыла. Шушы көннәрдә ашлык җыю дә тәмамланачак, соңгы гектарларны эшкәртәсе калган. Быел гектар көче 37 центнер тәшкил итте. Киләчәк уңыш өчен нигез әзерләнә. Механизаторлар туңга сөрү, уҗым культуралары чәчү белән мәшгуль. Чиратта - кукуруз, көнбагыш җыю.