Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 Май 2020, 18:30

Яшь белгечләргә - 500 мең сум

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров онлайн тәртибендә Хөкүмәт утырышын үткәрде. Анда коммуналь оешмаларның инвестиция программаларын тормышка ашыруны тәэмин итү өчен субсидия бирү тәртибе каралды.

Хәзер муниципалитетлар шундый оешмаларның инвестиция программаларын берлектә финанслауда катнашачак. Торак-коммуналь хужалык өлкәсендә кабул ителгән тагы бер документ җылылык, су белән тәэмин итү системаларының тотрыклы эшенә булышлык итеп, коммуналь хужалык объектларын көзге-кышкы чорга әзерләү мөмкинлеген бирәчәк.
Тиздән Башкортстан даими хәстәрлеккә мохтаҗ булган ялгыз яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына өйдә даими нигездә түләүсез социаль хеҙмәт күрсәтү буенча пилот проектына кушыла. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары – гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова әйтевенчә, быел республика проектны үзаллы тормошка ашыра башлый, ә киләсе елдан, федераль ҡазнадан аҡча алгач, пилот проектына керергә ниятли.
Ултырышта яшь белгечләрне агросәнәгать өлкәсенә җәлеп итү мәсьәләсе дә тикшерелде. Урта махсус һәм югары уҡу йортларын тамамлаган яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган дәүләт ярдәмен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр арттырырга карар ителде. Вице-премьер Илшат Фәзрахманов билгеләвенчә, акса алган яшьләргә агросәнәгать комплексында кәмендә биш ел эшләргә туры киләчәк. Әйткәндәй, 2009 елдан шундый дәүләт ярдәмен 1220 кеше алган.
Хөкүмәт утырышында катнашучылар шулай ук агач кабул итү, эшкәртү һәм ташу пунктлары эшчәнлеген оештыру, муниципалитетларның җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге эшчәнлегендә нәтиҗәлелекне арттыру һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Читайте нас: