Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 Май 2020, 11:10

Ат үрчетү отышлы

Башкортстанда ат үрчетүгә ярдәмне арттыру өчен махсус чаралар күрелә. Ике ел эчендә тармакка 178,6 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Субсидияләр кымыз җитештерү һәм сату өчен, ​​токымлы атларның ипподром сынауларын үткәрү һәм нәселле яшь атлар сатып алу өчен бүленә. Яшь колын башына 15 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме каралган.
Узган ел "Башкортстан Республикасының ат үрчетү үсеше" программасын тормышка ашыру өчен 27,2 миллион сум дәүләт ярдәме бүлеп бирелгән. Елкычылык белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр «Агростартап» яки «Башлангыч Фермер» грант программаларын куллана ала.
Әлеге тармакка ярдәм Русия президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм" милли проекты кысаларында башкарыла.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Elkichilikka-d-l-t-yard-me-277569/
Читайте нас: