Сәгатенә 60 куб.метр булган эретмә-бетон үзәге монтажланган һәм файдалануга тапшырылган.
Әлеге җайланма 6530 баш сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы һәм 2980 терлеккә исәпләнгән симертү мәйданчыгы төзүне генә түгел, ә «уңыш»авыл җирлеге бүлекчәләрендә төзелә торган башка объектларны да тулысынча сыйфатлы бетон белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Автоматлаштырылган технологик процесс җитештерү параметрларын җайга салырга һәм максималь рәвештә бирелгән рецептурага туры килә торган сыйфатлы продукция чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Җайланманы эшләтеп җибәрү бетон бәясен 20% ка киметергә мөмкинлек бирәчәк. Һәм бу бик мөһим - 14 яңа эш урыны булдырылачак.