Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 июль 2020, 11:18

Республикада сөт җитештерүгә Авыргазы районы да үз өлешен кертә

Шушы көннәрдә Авыргазы районына сөт терлекләренең икенче партиясе - 150 баш нәселле сыер кайтты.

- Без терлекләрнең баш санын даими арттырып торуыбыз аркасында, 2020 ел башыннан без сөт җитештерүне 400 мең тоннага кадәр арттырдык. Бу узган елга караганда 21 мең тоннага күбрәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Башкортстан башлыгы ассызыклаганча, бу сөтнең биштән бер өлеше Чекмагыш, Ермәкәй, Стәрлетамак, Мәләвез, Балтач, Авыргазы, Учалы һәм Туймазы районнарының иң яхшы 10 сөт хуҗалыгына туры килә.
- Минем максатым-башкорт сөтен сатып алганда, Россиянең теләсә кайсы почмагында бу продуктның югары сыйфатлы булуын белү. Без инде хәзер дә натураль, тәмле һәм кирәкле продукция җитештерәбез, дип билгеләп үтә алабыз.Әмма моның белән генә тукталып калырга ярамый, бу төгәл. Эшлисе эшләр күп, - дип нәтиҗә ясады төбәк җитәкчесе.
Читайте нас: