Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 июль 2020, 14:46

Өлгергән башаклар - теземнәрдә

Әле июль уртасы гына булса да, районда урып-җыю эшләре башланды инде.

Быел эссе һәм коры һава торышы аркасында бөртеклеләр ике атнага иртәрәк өлгерде. Игенчегә көн-төн басуда эшләргә вакыт җитте.
Хуҗалыклар арасында беренчеләрдән булып «Урожай“» авыл хуҗалыгы предприятиесендә арышны чабуга төштеләр. Ул вика катнаштырып чәчелгән. Степановка авылы (Әпсәләм бүлекчәсе) артындагы 500 гектарлы басуга бер комбайн сишәмбе көнне чыккан, икенче көнне аңа Кырмыскалы МТСының тагын ике техникасы кушылган. Алар алтынсу кыр буйлап тиз йөри, һәм санаулы секундлар эчендә өлгергән башаклардан коры чәнечкеле камыл һәм куе теземнәр генә кала.
- Атна ахырына кадәр башкарып чыгачакбыз. Тәүлек әйләнәсенә, ике сменада эшлибез,- ди тәҗрибәле механизатор Риваль Шәмсетдинов (рәсемдә).
Аның белән бергә күптән түгел армиядән кайткан яшь стажер Илнур Галимов эшли. Хәрби хезмәткә киткәнче ул штурвал артында утырган инде, шуңа күрә егеткә тиздән комбайнны ышанып тапшырачаклар.
Л.Чернова.
Читайте нас: