Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июль 2020, 13:30

"Сөт җитештерү буенча Русиядә беренче булырга тиешбез!"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Авыргазы районында булды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Авыргазы районында булды. Монда төбәк җитәкчесе "Урожай" компанияләр төркеменең инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты.
Ишле авылында Радий Хәбиров 6530 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән сөт фермасында булды. Бу – республикада сөт терлекчелеге өлкәсендә гамәлгә ашырылучы иң масштаблы проект. 2018 елның декабрендә ул "Инвестчас"та хупланган иде. Инвестицияләрнең гомум күләме 4,5 миллиард сумнан артты.
– Сөт җитештерү буенча Русиядә беренче булу бурычын куелды. Без – аграр төбәк, безнең авыл хуҗалыгы көчле. Башкортстан өчен сөт терлекчелеге дә – төп юнәлешләрнең берсе, – дип белдерде Радий Хәбиров.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/S-t-iteshter-buencha-Rusiyad-berenche-bulirga-tieshbez-376340/
Читайте нас: