Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 июль 2020, 11:26

Май җитештерү цехы төзелә

Район хакимиятендә узган чираттагы «Эшкуарлык сәгате»ндә берничә проект каралды.

Район үзәгендә табиблар билгеләве буенча медицина анализларын үткәрү өчен кан алу пунктын төзү проекты белән Уфада сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче Талбазы авылы кешесе мөрәҗәгать итте. Аңа урнашу вариантлары тәкъдим ителәчәк. Объект эскизы презентациясе күрсәтелде.
Узган елның декабрендә Уфаның бер эшкуары Ишле авыл биләмәсе территориясендә көнбагыш орлыкларын эшкәртү цехы төзү проектын тәкъдим итте. Бу өлкәдә ул 10 елдан артык шөгыльләнә. Тиздән бу ният тормышка ашачак. Җир мәсьәләләрен хәл итүне тизләтергә генә кирәк. Хәзер бездә җитештерү җайга салыначак, димәк, авыргазылылар өчен яңа эш урыннары барлыкка киләчәк.
«Эшкуарлык сәгате»ндә сүз шулай ук районда эко-туризмның яңа юнәлеше - глэмпингларны оештыру һәм үстерү мөмкинлекләре турында да барды. Бу уңайлы модульле агач йортлар, отель номерлары стилендә уңайлы палаткалар. Аларны төрле сулыклар янында урнаштыру вариантлары тәкъдим ителде.
Читайте нас: