Хәзерге вакытта җирне киләсе мизгелгә әзерли башларга кирәк. Русия авыл хуҗалыгы үзәге белгече Айсылу Камалетдинова нинди чаралар күрергә киңәш итәр икән?
- Үезмнең дә бакчам зур. Еллар буе сыналган ысул – горчица чәчергә киңәш итәм. Бер мизгелдә яшелчә, җимеш үскән җир шактый туклыклы матдәләрен югалта. Аны яңадан тергезергә ярдәм итәргә кирәк. Ак горчица үскән вакытта җиргә файда китерә. Мәсәлән, эремәгән минералларны тамырлар өчен җиңелләштерә җирне йомшарта һәм һава алмашынуына йогынты ясый. Чүп үләнен кысырыклый, үсергә ирек бирми. Яңгырлы көннәрдә туклыклы матдәләргә йуылып бетергә мөмкинлек бирми. Авыруларның барлыкка килүен тотрыклый. Каты һәм лайлалы кортларның йомыркаларын киметә, - дип сөйли Айсылу.
Чыннан да, гади генә горчица никадәр файда китерә икән! Айсылу аны ике тапкыр чәчергә киңәш итә: иртә яздан, кар эрергәч һәм уңышлы җыеп алгач. Бу сидерат җирнең әчесенә дә, балчыклысына да, комлысына да әйбәт килешә.
Түтәлләрне калзыгач, аны кул белән генә сирпеп чәчеп, янына су сибергә кирәк.
Лилия Нуретдинова язып алды.