Чисталык һәм төзеклек күпчелек дәрәҗәдә халыкның үзенә дә бәйле, чөнки төзекләндерү - кеше өчен сәламәтлек кебек. Чиста авыл, буялган йортлар, каралган ишегаллары кешеләрне сөендермиме? Әле ничек сөендерәләр!
Хезмәт итү гадәте һәрвакыт авыл халкы өчен иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, ә үз өйләрен, үз тормышларын бизи белү көндәлек көнкүреш шатлыгы белән тулыландыра.
Мисалга, Авыргазы районының Ишле авылындагы балалар да, олылар да Надежда Михайловна һәм Риф Гыйзетдин улы Мусиннарның йорты яныннан сокланмыйча узмыйлар. Йорт хуҗасы авылдашларын сөендерә торган сыннар ясый. Капка янында ике пушка тора, аларны бәйрәмнәрдә петардалар белән аталар. Йортка кергән юлда эскәмия-таган тора, аны ике зур аю саклый. Йорт янында кунакларны саклаучы фәрештә скульптурасы каршы ала. Бакча артында - биек пальмалар. Ә өй артында - алтынсыман арысланнар. Биредә кыя ташта утырган су кызын (русалка), бегемотны, крокодилны һәм алсу төстәге фламингоны күрергә мөмкин! Боларның барысын да йорт хуҗасы үзенең биш оныгы өчен гади цементтан ясаган.