Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 сентябрь 2020, 17:12

Шикәр чөгендерен эшкәртү башланды

Быел шикәр җитештерү былтыргыдан күбрәк булмакчы

Узган атнада республика аграрийлары шикәр чөгендерен җыюга кереште, дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов узган оператив киңәшмәдә. Бүген чөгендер үстерүче 24 районның тугызында эшләр бара. 15 сентябрьгә барлык мәйданның 18 процентыннан 170 мең тонна татлы тамыр җыелган, уңдырышлылык - гектарыннан 334 центнер. Шикәр заводлары 2020 елгы шикәр чөгендерен кабул итүгә һәм эшкәртүгә әзер. Чишмә шикәр заводы 5 сентябрьдән эшли башлады, эшкәртү куәте тәүлеккә 4 мең 200 тоннага кадәр җитә. 14 сентябрьгә монда 29 мең 650 тонна чөгендер эшкәртелгән, шикәр чыгышы - 17,2 процент. «Раевсахар» җәмгыяте шикәр чөгендерен 10 сентябрьдән кабул итә башлады. Агымдагы елда биредә тәүлеккә 4 мең 500 тонна эшкәртү куәтенә ирешү планлаштырыла. Чагыштыру өчен: үткән елда завод тәүлегенә 4 мең 200 тонна чөгендер эшкәрткән.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/Shik-r-ch-genderen-eshk-rt-bashlandi-457697/
Читайте нас: