Казанның һәвәскәр агрономы Айдар Вафин кило ярымлык помидор үстергән. Мондый нәтиҗәгә бакчачы 5 ел эшләү дәверендә беренче тапкыр ирешкән. Бу хакта “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Гигант томат үстерү өчен бернинди химия дә, ул үзе әйткәнчә, токымлы атларның тиресе дә, өшкерелгән су да кулланылмаган. Гадәти шартларда әнә шулай өлгергән яшелчә.
Бәлки, томат-гигант турында берсе дә белми калган булыр иде. Тик хуҗасы аны Интернетка сатуга куйган. Бакча горурлыгы өчен ул 5 мең сум сораган. Әнә шуннан даны таралган да инде.
"Дөресен генә әйткәндә, бу шаярту өчен генә куелды. Сатып, акча эшләү максаты белән түгел. Нәкъ менә шулай уртаклашырга булдым", – дигән Айдар.
Вафиннар сатылмаган помидорны инде өченче көн ашый икән һәм мондый нәтиҗәне алдагы елда да кабатларга ниятли.