Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 сентябрь 2020, 11:24

Урманнарны саклау - безнең бурыч!

26 сентябрьдә "Җиңү урманы" акциясе үтәчәк

“Яшел Русия” һәм “Урманны саклыйк” Бөтенрусия акцияләрен уздыру кысаларында 26 сентябьдә республиканың урман фонды территориясендә 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү урманы” акциясе узачак.
- Башкортстан Республикасы урман фонды җирләрендә агач утырту урыннары, дөрес утырту кагыйдәләре, акциянең бренды интерактив картада билгеләнгән, ул Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган, - ди республиканың урман хуҗалыгы министры урынбасары Венер Вахитов. - Акциядә катнашучылар урман фонды җирләрендә кирәкле утырту материаллары һәм инвентарь белән тәэмин ителәчәк. “Җиңү урманы” акциясенә кагылышлы риторибутика республиканың урман хуҗалыкларында җитештерелгән һәм бар. - Урманны көз һәм яз көне утырту - республика халкының күркәм традициясе, - дип ассызыклады Венер Вахитов. - Урман - табигать бүләк иткән байлык, безнең бурыч - аны киләчәк буыннар өчен саклау. Шул ук көнне республика муниципаль берәмлекләренең торак пунктлары территориясендә «Геройлар аллеясе»нә нигез салу оештырыла.
Фото:forest.bashkortostan.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Urmannarni-saklau-bezne-burich-458087/
Читайте нас: