Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 сентябрь 2020, 12:45

Киләчәктә ихтыяҗ тагын да артачак

18 сентябрьдә Авыргазы районында кукуруз һәм соя үстерүгә багышланган "Кыр көне" семинары узды

Үзебездә җитештерелгән продукциягә ихтыяҗ арта. Республика аграрийлары алдагы елларда авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ артуга әзер булырга тиеш, дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов 18 сентябрьдә Авыргазы районында кукуруз һәм соя үстерүгә багышланган "Кыр көне" семинарында. - Моның өчен компетенцияләр кирәк, - диде ул. - Һәм бүген тәмамланучы практик семинарлар - бу мәсьәләне хәл итүнең бер ысулы. Бары тик шулай гына, аралашып, федераль һәм дөнья тәҗрибәсен кабул итеп, без максатка ирешә алабыз. Бүген без терлекчелектә зур кыйммәткә ия булган соя үстерү технологиясен өйрәнәбез. Семинарны оештыручылар Башкортстанның табигый-климатик шартлары өчен җайлаштырылган сыйфатлы соя һәм кукуруз орлыкларын үстерүне популярлаштыру максатын куйды. Фото:agriculture.bashkortostan.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Kil-ch-kt-ihtiya-tagin-da-artachak-462605/
Читайте нас: