Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 сентябрь 2020, 13:02

Мул уңыш алыйм дисәң...

Белгечләр белдерүенчә, туфрак ярлыланып, уңдырышсызланмасын өчен чәчү әйләнеше үткәреп торырга кирәк.

Яшелчәләргә нинди туклыклы матдәләр кирәк булуына карап, аларны утыртуны чиратлаштыралар.

Бәрәңгене, мәсәлән, кыяр, кузаклы үсем­лекләрдән соң утыртсаң, яхшы уңыш алына. Шулай ук, чөгендер, кишер, суган үскән түтәлләргә утыртырга мөмкин, ә помидор, борыч, баклажан артыннан утыртырга киңәш ителми.
Сарымсак белән суганны бәрәңге, кузаклылар, кыяр, кишер, кәбестә, чөгендер, помидордан соң үстерергә яраса, борыч һәм физалисны, сарымсак белән суганнан соң утырту файдага булмаячак.
Помидор төсле кәбестә, суган, кишер, кыяр, чөгендер, яшел тәмләткечләр үскән түтәлләрдә яхшы уңыш бирә. Аны бәрәңге, физалис түтәл­ләрендә үстерергә ярамый.
Кыяр, кабак, патиссон, ташкабак кебек яшелчәләрне борчак, башка кузаклылар, бәрәңге, кәбестә, помидор, суганнан соң чәчәргә киңәш ителә. Ә менә ташкабак белән кабакны яңадан шул урында үстерергә ярамый.
Кишерне суган, кыяр артыннан чәчү мул уңыш вәгъдәли, шулай ук редис, чөгендер һәм кәбестә артыннан үстерү дә начар булмас.
Яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка, салат, сельдерей, шпинат, базилик, майоран) кәбестә, кыяр, кузаклылар, бәрәңге, суган, помидор үскән түтәлләрдә яхшы уңыш бирәчәк. Кишер белән пастернактан соң үстерү киңәш ителми.
Баклажан кебек җылы як яшелчәсен шалкан, кыяр, карбыз, кавын, борчак, суганнан соң утырту яхшы булыр, томат белән борыч урынына гына ярамас.
Читайте нас: