Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 сентябрь 2020, 11:33

Көнбагыш кабыгының нинди файдасы бар?

Көнбагыш кабыгы көле бакчадагы туфракның әчелеген көйләргә ярдәм итә


Буш вакытында симәнке чиртергә яратучылар бардыр. Аның кабыгының да көнкүрештә файдасы бар. Көнбагыш кабыгы бакчага күп файда китерергә мөмкин. Көнбагыш кабыгын компост яки мүлчә итеп кулланырга мөмкин, һәм туфракны йомшарткач, ул искиткеч дренажга әвереләчәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Үсемлекләр өчен дренаж. Үсентеләрнең савыты төбенә бераз гына көнбагыш кабыгы салсагыз, ул тамырлар арасыннан һава йөрешен яхшырта, үсентеләр сәламәт булып үсә.

×
Мүлчә буларак, көнбагыш кабыгын җәй көне өч сантиметр чамасы калынлыкта салырга кирәк. Мондый мүлчә иң актив һәм зарарлы чүп үләннәре өчен дә җитди киртәгә әйләнәчәк, ач корткычларга да үсемлек тамырына барып җитәргә комачаулаячак. Ләкин көнбагыш кабыгы кимерүчеләрне җәлеп итүе бар, артык күп кулланмагыз. Мондый мүлчәне кышка калдырырга ярамый.
Тәҗрибәле бакчачылар көнбагыш кабыгын агач кайрысы, пычкы чүбе, йомырка кабыгы белән беррәттән файдалы дип саный.
Көнбагыш кабыгыннан ясалган көл дә туфракка файдалы, корткычларны да куркыта. Бигрәк тә туфракның әчелеге артса, көнбагыш кабыгы көле аны бик тиз нормага китерә.
Мондый көл ашлама өчен бик яхшы, ләкин бу очракта һәр культураның дозалары төрлечә булачак: сарымсак һәм кәбестә өчен, һәр квадрат метрга ярты кило кирәк. Бәрәңге утыртканда һәр тишеккә бер уч көл кушарга була. Чөгендер һәм фасоль өчен һәр квадрат метрга 250 грамм көл кирәк. Баклажан, борыч һәм помидорга килгәндә, аларның тулы үсеше өчен, һәр квадрат метрга бер килограмм көл сибәргә кирәк.
Компостка да көнбагыш кабыгын кушарга була. Бу очракта компостны язын, һәр квадрта метрга 100 грамм чамасы кертергә кирәк, диелә хәбәрдә.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/27-09-2020/k-nbagysh-kabygyny-nindi-faydasy-bar-5773509
Читайте нас: