Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 сентябрь 2020, 13:24

Карбыз - ябыгырга теләүчеләр өчен менә дигән десерт

Карбызны һәркем яратып ашый

Карбызны – кара ипи белән
Карбызны һәркем яратып ашый. Ябыгырга теләүчеләр өчен дә менә дигән десерт. Иң мөһиме – карбызда яман шеш булдырмый калырга ярдәм итә торган ликопин күп.
Аңарда шулай ук су да бик күп, күләм белән әйткәндә – 93 процент. Карбыз йомшагы сидек кудыру үзлегенә ия, шуның белән циститны дәвалаганда файдасы зур. Сидек куыгында яки сидек юлында таш булдырмау максатыннан кайбер табиблар карбыз диетасын киңәш итә. Подагра (буыннарга тоз утыру авыруы) булган кешеләрнең дә хәлен җиңеләйтә ул, ни өчен дигәндә, карбыз организмнан сидек кислотасы тозларын чыгара. Шунысын да истә тотыгыз – карбызны ашказаны-эчәклек тракты белән проблемалары булганнарга сак ашарга кирәк.
Карбыз кисәген төшләре белән йоткан очраклар да бар. Алар сәламәтлеккә зыян китермиме? Белгечләр, юк, дип ышандыра. Ул эшкәртелмичә генә эчәклек аша чыга икән һәм сәламәтлеккә бернинди зарары да булмый, ди.
Карбыз кара ипи, бөтнек белән дә тәмле икән. Аңардан баллы суган, фета һәм зәйтүн мае белән бергә салат та ясыйлар.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/karbyzny-kara-ipi-beln
Читайте нас: