Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 ноябрь 2020, 14:23

Кош гриппы яный!

Республика авыл хуҗалыгы министрлыгында вирус күрше төбәкләрдән керергә мөмкин дип хәбәр итәләр .

Авыру 100 процент очракта кошның үлеменә китерә.
Барысы да зарарлана, ул кыргый кошлардан йога. Россиядә грипп 11 төбәктә, шул исәптән Башкортстан белән күрше Татарстанда һәм Чиләбе өлкәсендә 75 пунктта теркәлгән инде.
Әгәр бер хуҗалыкта авыру табылса, бөтен төбәк карантинга ябылачак: продукция чыгару тыелачак.
Төбәктә әлегә йорт кошлары әлеге куркыныч инфекция белән зарарлану очраклары табылмаган.
Башкортстанның ветеринария хезмәтендә 8 800 775 58 28 номеры буенча «кайнар линия " эшли
Читайте нас: