Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 гыйнвар 2021, 19:55

Авылга белгечләр кирәк

Укулар өчен документлар кабул ителә башлады.

Башкортстан «Фермер мәктәбе» мәгариф проектының икенче агымында укучыларны конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. "Россельхозбанк", Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкорт дәүләт аграр университеты белән берлектә яңа гына эшли башлаган агробизнесменнарны «нульдән» нәтиҗәле фермер бизнесы төзергә өйрәтәчәк һәм үз эшен ачкан эшкуарларга квалификацияне арттырырга ярдәм итәчәк. Конкурска документларны 2020 елның 30 декабреннән кабул итәләр.

Исегезгә төшерәбез, республика белем бирү проектының беренче агымын гамәлгә ашыру өчен сынау төбәкләренең берсе булды. 2020 елның 1 сентябрендә Башкорт дәүләт аграр университетында «Фермер мәктәбе»н 30 тыңлаучы үтте. “Фермер мәктәбе”ндә укулар 2021 елның 24 февралендә башлана һәм БДАУ базасында узачак. Уку курсы 2 календарь ай дәвам итә, теория һәм практика өлешләреннән тора.

Русия Президенты Владимир Путин гомумдәүләт проектларын тәкъдим иткәндә һәр өлкәгә белгечләр әзерләү кирәклеген дә ассызыклаган иде. Әлеге башлангыч - "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектын тормышка ашыруның бер юнәлеше.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru

Читайте нас: