Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 гыйнвар 2021, 17:18

Сөт җитештерү буенча ярыш алдынгылары

Иң уңган сыер савучылар

Башкортстанда товар сөтен савып алуда алга китеш бар. 2020 елда табыш 2 процентка арткан. Узган ел нәтиҗәләре буенча, фермерлар һәм предприятеләр 750 мең тонна сөт җитештергән, дип хәбәр итәләр БР Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
2019 елда 735 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу 134,2 мең баш сыер малыннын алынган табыш. 2019 елда 134,6 мең баш сыер булган.
Сөт җитештерү буенча ярыш алдынгылары: «Ашкадар» хуҗалыгы (Мәләвез районы) , «Урожай» сөтчелек фермасы һәм «Нерал-Матрикс» хуҗалыгы (Туймазы районы), «Урожай» хуҗалыгы (Авыргазы районы). Анда сыер башыннан тәүлегенә 26 кг артык сөт сауганнар.
Сөт җитештерү буенча үрнәкле хуҗалыкларның алдынгы бишлегенә: “Базы” (Чакмагыш районы), «Северная Нива Башкирия» (Ярмәкәй районы), Калинин исемендәге хуҗалык (Стәрлетамак районы), «Ашкадар» хуҗалыгы (Мәләвез районы) һәм «Урожай» хуҗалыгы (Авыргазы районы) керә.
Ел нәтиҗәләре буенча: Гөлнара Рахмангулова («Ашкадар», Мәләвез районы), Лилия Мәүҗүтова («Урожай», Авыргазы районы) һәм Елена Иванова («Салават», Авыргазы районы) машина белән сыер саву уңганнары дип табылды.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t-m-iktisad/S-t-k-p-629456/?utm_source=vk&utm_
Фото: Башинформ ok.ru
Читайте нас: