Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 гыйнвар 2021, 18:20

Гыйнварда бакча эшләре

Тәҗрибәле бакчачыларның ял итәргә вакыты юк.

Хәтта бакчаны кар басканда да, ул игътибар таләп итә. Хәзерге вакытта нинди эшләр башкарырга кирәк? Бу хакта җентекләбрәк Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалының аталандыру саклау бүлеге җитәкчесе Эльма Садыкова сөйләде.
  • Башкортстанда гыйнварның башында явым-төшем нормасының 80 проценты яуды. Шуңа кар көрәгәндә, аны купьеллык чәчкәләр, куаклар, җимеш агачлары астына ташлагыз. Кар – иң арзан җылыту чарасы. Әгәр үсемлекләрне махсус япма белән япсагыз, аның төгәллеген тикшерегез дә, өстенә кар сибегез.
  • Шулай ук теплицагызны да кардан әрчеп куегыз. Авыр кар поликарбонатка да зыян китерүе һәм тимер конструкцияләрен да бөгүе бар.
    Яшь агачларның ботакларына авыр кар сырылса, аларны кагып төшерергә киңәш итәм, чөнки аларның сынуы мөмкин.
    Кимерүчеләр активлашкан чор. Алар башлыча йөзем һәм куаклыклар арасында оя кора. Шул җиргә агу чәчегез. Тычканнар аеруча яшь агачларның кайрысын һәм тамырын ашап, зур зыян китерә. Аларга каршы агулы теплица эчендә, җиләк түтәлләре янында, мәҗбүри төзелешләр янында сибегез.
    Өйдә исә орлыкларны тикшереп, әзерләп салу кирәк. Булачак түтәлләрнең схемасын сызып, кая нәрсә утыртырга икәнлеген планлаштырыгыз. Орлыкларны исә бик җентекле сайларга кирәк.
    Төрле ашламалрны да гыйнвар-февраль айларында алып куегыз, чөнки язга аларның хакы бермә-бер артачак.
    Гыйнварда беренче үсентеләрне чәчергә мөмкин: сельдерей, борыч, баклажан, бәрәңге, җиләк һәм соң өлгерә торган кәбестә. Тик аларга өстәмә яктырту кирәк булачагын онытмагыз. Помидор, кишер, борыч орлыгын шыттырып, орлыкның сыйфатын тикшереп карагыз.
    https://bash.rbsmi.ru/articles/ba-sa/inuar-a-ba-sa-esht-re-631413/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=104965500
    Читайте нас: