Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 гыйнвар 2021, 17:36

Терлек асрап акча эшләргә була

Яңа Итекәй авылыннан фермер Әнүр Абзалилов кара-чуар токымлы сыерлар асрый. Үз эше белән шөгыльләнергә аңа «Яңа эш башлаучы фермер» программасы буенча дәүләт ярдәме булышкан. Сөт терлекчелеген үстерүгә ул 2 миллион 600 мең сум грант алган...

Ә барысы да болай башланган. Ирле-хатынлы Абзалиловлар ун ел элек Уфадан туган авылларына күчеп кайтырга булалар. Бер елдан соң ук аларның хуҗалыгында беренче сыер барлыкка килә. Ә биш елдан соң алар, шәхси ярдәмче хуҗалык булдырып, биш сыер савалар. Хатын-кызлар хезмәтен са-ву аппараты җиңеләйткән, район хакимиятендә аны шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларына тапшырганнар. Бу үсүче бәяләр шартларында терлекләрнең баш санын арттыруга этәргеч булды, ди хуҗа. Мал үрчетү алар өчен гаилә бизнесына әйләнгән.
2016 елда «Урожай» авыл хуҗа-лыгы кооперативы шушы авылда терлекчелек фермасын япкан һәм Әнүр Абзалилов аны арендага алырга карар иткән. Хуҗалык акрынлап үскән. Фермер халыктан сыерлар сатып алган. Грантка Түбәнге Ләкәнде авылының «Урман» крестьян хуҗалыгыннан кара-чуар токымлы тагын 25 сыер, шулай ук бу акчага сөт суыткыч һәм саву линиясе сатып алган.Малларның баш саны яшь терлекләр исәбенә арта башлаган. Сөтне Талбазы сөт заводына озаталар. Узган көз көтүне үз акчалары исәбенә тулыландырганнар. Һәм хәзер фермада барлыгы 60 баш терлек бар. Биредә көн саен 400 литр сөт савалар, аны Бөре сөт комбинатына озаталар.
- «Урожай» компанияләр төр-кеме җитәкчесе Радик Рафиковка аңлавы һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерәм. 2021 ел ахырына кадәр савым сыерларын 100 башка кадәр җиткерергә планлаштырабыз, - ди фермер Абзалилов. - Кара-чуар токым, билгеле булганча, сөтле. Гомумән, сыерлар үрчетү файдалы, дип әйтәсем килә. Бу табышлы бизнес. Көн саен тере акча керә. Авылда да яшәргә һәм акча табарга була. Тырышып эшләргә генә кирәк.
Читайте нас: