Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 гыйнвар 2021, 17:11

Чишмә продукциясен - Кытайга

.


Чишмә май заводы рапс орлыгын эшкәртә башлады. Предприятиедән белдерүләренчә, бу юлы эшкәртелгән рапс мае Кытайга озатылачак. Ә үткән елларда биодизель ягулыгы ясау өчен Башкортстанда җитештерелгән әлеге продукт Балтыйк буе илләре заводларына озатылган булган.
2018 елда Чишмә май заводында 11,4 мең тонна рапс мае сыгылган булса, 2019 елда - 9,6 мең тонна, ә 2020 елда 14,1 мең тонна эшкәртелгән.
Бүген исә майны флекситанкаларга тутыру эшләре бара. Ул - сыек йөкләрне транспортлау һәм саклау өчен махсус корылма.
Кытайга җәмгысе 2,6 мең тонна рапс мае озатылачак. Рапс орлыклары исә республика аыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән җитәрлек күләмдә сатып алынган. Чишмәдә эшнең әлеге этабында 6 мең тоннадан артык май орлыгы техник культурасын эшкәртү планлаштырылган.
Билгеле булуынча, Чишмә май сыгу заводы көнбагыш мае җитештерүче буларак киң танылган предприятие. 2018 елдан алып предприятие өстәмә рәвештә рапс орлыгын эшкәртү серләрен дә үзләштерде. Хәзер инде Чишмә май заводы "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты булышлыгында чит илләр белән дә сәүдә бәйләнешләрен үстерә.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Chishm-produktsiyase-Kit
Фото: Башинформ
Читайте нас: